Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Безнең язмалар

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ Рәхмәт, сезгә әниләр! Әнкәм сулышыдай җылы өреп, Йөрәкне ак хисләр бәйләде. Язларда бер генә килә ул, Бүген бит Әниләр бәйрәме! Офыклар пәрдәсен читкәрәк этәреп, Алсу таң нурлары сибелде. Кояшның җылысы иртәдән иркәли Әнкәем куллары шикелле. Әнкәйләр! Сез кылган игелек Карасаң, таулардан да биек. Мең рәхмәт, дип әйтик һәрвакыт,...

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Рәхмәт, сезгә әниләр!
Әнкәм сулышыдай җылы
өреп,
Йөрәкне ак хисләр
бәйләде.
Язларда бер генә килә ул,
Бүген бит Әниләр
бәйрәме!
Офыклар пәрдәсен
читкәрәк этәреп,
Алсу таң нурлары
сибелде.
Кояшның җылысы
иртәдән иркәли
Әнкәем куллары шикелле.
Әнкәйләр! Сез кылган
игелек
Карасаң, таулардан да
биек.
Мең рәхмәт, дип әйтик
һәрвакыт,
Әнкәйләр алдында
баш иеп!
Каенлык юлы
Бу юллардан
Сугыш үтеп киткән,
Җимерелгән гүзәл кала.
Шәм-Суарның
туфрагында
Катлам-катлам яра.
Бу юллардан
Яу кырына киткән бабам
Илнең күзе яшьле чакта.
Бәхилләшү сүзе генә
кайткан
Әбкәемә язган хатта.
Бу юллардан
Кайта-китә йөреп,
Күпме чакырым үтелгән.
Аралар шул -
кыскармаган
Гомер елы гына сүтелгән.
Бу юллардан
Хәзер кеше йөрми.
Сүле киткән имәннәрнең.
Сүзләре хак икән,
юлларга да
Еллар ясин чыга
дигәннәрнең.
* * *
Тәрәз төбе саен гөлләр
иде,
Бакча тутырып чәчәк
үстерде.
Әйтә иде, сөйли белә
алар,
Гөлләрнең дә бар, диеп
теле.
Хәзер инде синең үзең
булып,
Үз телеңдә сөйли
гөлләрең.
Бәлки әнкәм генә
аңлагандыр әле,
Чәчәкләрнең серле
телләрен.
…Кабереңә килеп моңсу
гына,
Чәчәкләргә карап тын
калдым.
Гөлләр теле - әнкәм теле
кебек,
Бар дөньямны онытып
тыңладым.
Әлфия Нуриәхмәтова
Яклаучым, таянычым
"Әни" сүзе - иң татлы сүз,
Иң гүзәл, иң матуры.
Минем өчен "әни" сүзе -
Күңелем тынычлыгы.
Әни минем бу дөньяда
Иң якын, назлы кешем.
Беренче ярдәмчем дә ул,
Яклаучым, таянычым.
Әни тавышын ишетсәм,
Җаныма рәхәт була.
Күңелемдә кошлар
сайрый,
Борчу-уйлар югала.
Дөньядагы һәр кешенең
Әниләре гел булсын,
Әниләр озак яшәсен,
Баладан рәхәт күрсен.
Гөлназ Хафизова
Рәхмәтлемен сиңа
Тормыш юлларыннан
үткән чакта
"Әнкәй" сүзе һәрчак
күңелдә.
Сабый чакта күкрәк сөте
белән
Миңа биргән ана телен дә.
Әнкәй мине һәрчак теләк
теләп,
Изге дога кылып үстергән.
Тәүге адым, шатлык-
кайгыларны
Минем белән бергә
кичергән.
Рәхмәтлемен сиңа, әнкәй,
бик-бик!
Син бит мине кеше
иттергән.
Күңел назын биреп,
кочагыңда
"Бәхетле бул!" диеп
үстергән.
Әнкәй
Сагындым сине, әнкәй,
кочагыңны,
Җылы сүзең, нурлы
йөзеңне.
Нәни чактан бирле мине
назлап
"Балакаем" дигән сүзеңне.
Иртән торып, күңел
битләрендә
Яңартам мин һәрбер
көнемне.
Сабый чакка кайткан кебек
булам,
Искә төшкәч бәхетле
көннәр.
Кайтырмын әле, әнкәй,
мин дә
Туган, үскән газиз нигезгә.
Уйнап үскән урамнардан
атлап,
Бер кочаклап сине үбәргә.
Чәчәкле мәктәбе
Рифат Галәветдинов
Күз тимәсен энемә
Нинди шигырь язарга дип,
Сорадым барчасыннан.
Азат энем кайтып керде
Балалар бакчасыннан.
Ул кайтуга безнең өебез
Шатлыклар белән тула.
Бүлмәләр дә якты, нурлы,
Кояш чыккандай була.
Үзе матур, үзе тыныч,
Үзе шундый ягымлы.
Кемгә охшагандыр инде -
Бигрәкләр дә акыллы.
Җырлый, бии, рәсем ясый,
Хәрефләр таный инде.
Тукай әкиятләрен сөйләп,
Бәйгеләрдә дә җиңде.
Дәү әнидән бик тиз ота,
Тылсымлы догаларны.
Хәтта без дә энебездән,
Өйрәнәбез аларны.
Сокланабыз, яратабыз,
Күзләр генә тимәсен.
Нәни чакта гына түгел,
Үскәч тә сөендерсен.
Гөлинә Закирова
Син йөрәктә
Җилләр миңа синнән
хәбәр тапшырдылар,
"Бары сагын һәм көт", -
диделәр.
Күзләремдә күз яшьләре
күреп,
Иңнәремнән кочып
үптеләр.
Сагынмыйча мөмкин түгел
иде,
Һәр нәрсәдә синең
чагылыш.
Син дә, мин дә төгәл әйтә
алмыйбыз,
Бу сөюме, әллә зур
ялгыш?
Яратмыйча мөмкин түгел
иде,
Күңелемнең түрен
яуладың.
Ачуымнан болыт булган
идем,
Син елмайдың, ә мин
яумадым.
Мин көтәрмен, бәлки
язмышымдыр?
Син йөрәктә, күңелем
түрендә.
Хәлләремнән килсә кояш
булып,
Һәрчак балкыр идем
күгеңдә.
Алсинә Сибәгатова
Күңел түрендә
Сине күрсәм бетә
борчуларым,
Син минем бердәнберем
бит.
Син, дип яшим, син, дип
өзелеп торам
Син дә нигә шулай
түгелсең?
Теләгем бар: елмаюым
аша,
Бөтен җаным сиңа
күренсен.
Мин беркатлы өзелеп
яратканга,
Ә син, син шул андый
түгелсең.
Минем кадәр сине
яратучы,
Табылмас бит барыр
юлыңда.
Гашыйк булырсың да,
яратмаслар,
Мин булмам шул синең
юлыңда.
Алмаз Галәветдинов
Дуслык белән көчле без
Әти миңа туп алды -
Дуслар җыелды бик күп.
Киттек шуннан стадионга,
Илфат, Ранис, Фәнис
белән
Бергә футбол уйнарга.
Уйнадык без бик кызып,
Тузаннар торды тузып.
Хәлдән тайдык сикереп,
Туп артыннан йөгереп.
Яшел чирәм өсләрендә
Уйный-уйный арганбыз.
Озын көннең үткәнен,
Сизмичә дә калганбыз.
Спорт белән
шөгыльләнгәч,
Арта безнең көчебез.
Дуслык-татулык булганда,
Гөрләп бара эшебез.
Ямбакты мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев