Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең шәһәр нинди тәэсир калдыра?

Җәй көне шәһәребезгә кунаклар аеруча күп килә. Ул аларда нинди тәэсир калдыра икән?

Нина Лазарева (Зәй шәһәре):
- Болгар - минем туган җирем. Мин монда ике елга бер тапкыр кайтырга тырышам. Шәһәребезнең тышкы күренеше соңгы елларда бермә-бер матурайды, иске агач барак йортлар урынына кирпечтән яңалары төзелә. Шәһәр урамнарыннан йөреп, яшьлегем хатирәләрен яңартам, классташларымны күреп бигрәк тә шатланам...
Быел музей-тыюлык территориясендә төзелгән яңа биналар - Идел болгарларының Ислам дине кабул ителү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе, Икмәк музее, Ак мәчет матурлыклары белән таң калдырды. Кызыма да бу җирләрне гаиләсе белән килеп карарга киңәш бирәчәкмен.
Ни кызганыч, уңай үзгәрешләр белән бергә, проблемалар да аз түгел. Аеруча су бирүдәге өзеклекләр кешеләргә уңайсызыклар тудыра. Минемчә, бу турыда сөйләп торуның да кирәге юктыр. Шәһәр халкы моңа инде күнеккән, ә менә читтән кайткан кешеләргә бу бик сәер тоела. Бәлки бу мәсьәләне тиз арада хәл итәрләр?
Наталья Алексеева (Димитровград шәһәре):
- Мин Болгарга әнием янына кунакка кайтам. Шәһәрне карап йөрим. Һәрвакыт үзәк мәйданда булырга тырышам. Мондагы матур чәчәкләргә сокланып карап йөрим. Аларны тырышып караулары әллә каян сизелеп тора.
Яңа торак йортлар төзелә башлаган, бу да игътибарны җәлеп итә. Кешеләргә бөтен уңайлылыклары булган фатирлар төзелә, элек бу турыда халык хыялланып кына яшәде. Ә менә урамдагы чүп савытлары янындагы пычраклык начар тәэсир калдырды. Бу тәртипсезлекне бетерүе кыен түгел бит. Моны җаваплы кешеләрнең битарафлыгы дими, нәрсә дисең?
Алсу Низамова (Әлмәт шәһәре):
- Санаторий мәктәп-интернатта тугызынчы классны тәмамлап киткәннән соң, Болгарда егерме ел булганым юк иде. Бу дәвердә күп нәрсәләр үзгәргән. Беренче чиратта яңа йортлар күзгә ташлана, үзәктәге "муравейник", кинотеатр, почта, Мәдәният йорты биналары танымаслык булып үзгәргән. Без элек "Детский мир", "Кулинария" кибетләренә бик яратып йөри идек. Алар да хәзер элеккедән күпкә матуррак. Тик бу якларда черкиләр генә бик усал икән, теңкәгә тиеп интектерделәр. Минемчә, элек мондый хәл юк иде...
Галина Кондратьева (Өчкүл авылы):
- Мин район үзәгенә еш киләм һәм монда һәрвакыт үзем өчен яңалыклар ачам. Мәсәлән, бу килгәндә клумбалар аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән иде, тагын бер яңа кибет ачканнар, банкомат куйганнар... Согы елларда музей-тыюлыкта булган үзгәрешләр турында әйтеп тә торасы юк. Гаиләбез белән Икмәк музеена да, Ак мәчеткә дә бардык. Барысы да сокланып туймаслык. Халык юкка гына аларны карау өчен ераклардан килмидер...
Ләкин күзгә ташланып торган тәртипсезлекләр дә бар. Мәсәлән, базардагы чүп-чар тирә-якның ямен алып тора. Мин аның чиста вакытын күргәнем юк. Югыйсә, чүп савытлары да шунда гына бит. Бу эчке культура булмаудан, тәрбиясезлектән килә. Чисталык җыештырган урында түгел, чүпләмәгән җирдә була дип, халык бик дөрес әйтә.
Ирина Царёва (Ульяновск өлкәсенең Матвеевка авылы):
- Без Болгарга гаиләбез белән еш киләбез. Монда безгә кибетләр, даруханәләр, тантаналарны билгеләп үтәргә кафе, рестораннарның күп булуы ошый. Шулай ук көнкүреш хезмәте күрсәтү учреждениеләре дә җитәрлек. Күптән түгел көнкүреш техникасын ремонтлау остаханәсендә телевизорыбызны төзәтеп бирделәр. Чәчтарашханәләргә дә кереп чыгам. Безнең авылда боларның берсе дә юк. Хастаханәгә дә мөрәҗәгать иткәнебез булды, аларның хезмәтеннән дә канәгать калдык. Бөтен юлларга асфальт җәелгән, болар барысы да безнең хыялда гына.
Шәһәрегез үзенең матурлыгы, кешеләрнең итагәтле булуы белән дә үзенә җәлеп итә. Бәлки шуңа күрәдер дә безне Болгар үзенә тартып тора...
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар

2
X