Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең өчен бу бик мөһим

Туган мәктәбемдә үткән соңгы кыңгырау бәйрәменә мин һәрвакыт зур дулкынлану белән киләм. Быел да бу тантанада катнашырга насыйп булды. Яңадан мәктәп еллары, яраткан эшем, хезмәттәшләрем исемә төште. Укытучылар, укучылар өчен мин бик шат, чөнки бүген алар өчен барлык шартлар тудырылган. Яңа клубта, китапханәдә дә безне һәрвакыт ачык йөз белән каршылыйлар....

Туган мәктәбемдә үткән соңгы кыңгырау бәйрәменә мин һәрвакыт зур дулкынлану белән киләм. Быел да бу тантанада катнашырга насыйп булды. Яңадан мәктәп еллары, яраткан эшем, хезмәттәшләрем исемә төште. Укытучылар, укучылар өчен мин бик шат, чөнки бүген алар өчен барлык шартлар тудырылган.
Яңа клубта, китапханәдә дә безне һәрвакыт ачык йөз белән каршылыйлар. Авылыбызда мәдәни-массакүләм чаралар да еш үткәрелә. Мәсәлән, май аенда укучылар арасында хәрби-патриотик җыр конкурсының зона этабы үтте. Өчкүл, Танкеевка, Красная Слобода, үзебезнең мәктәп укучылары чыгышын карау бик күңелле булды. Бу чара да, Җиңү бәйрәменә багышланган митинг һәм үзешчән сәнгать концерты да күңелдә онытылмас тәэсирләр калдырды. Болар барыбыз - өлкәннәр һәм балалар өчен бик мөһим һәм безнең көндәлек тормышыбызны яңа тәэсирләр, эчтәлек белән баета.
Галина Ашмарина, хезмәт ветераны.
Полянка авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев