Әле шушы көннәрдә генә шәһәрдәге ретрансляторда 250 вольт куәткә ия булган санлы тапшыру җайланмасы эшли башлады. Әлеге җайланма телерадиосигнал бөтенләй булмаган яки начар кабул ителгән торак пунктларның бер өлешен югары сыйфатлы күрсәтү һәм тавыш системасына тоташтыру максаты белән урнаштырылды.
Моны 2009-2015 елларда телерадиотапшыруларны үстерү буенча федераль максатчан программаны тормышка ашыруда ясалган тагын бер адым дияргә була. Татарстанда инде берничә елдан бирле булган телеүзәк һәм аз куәтле ретрансляторларның мөмкинлекләреннән файдаланып, программаларны санлы форматта трансляцияләүгә этаплап күчү эше алып барыла. Биләр радиотелеүзәге җитәкчесе Анатолий Федоров аңлатуынча, әлеге программаны тормышка ашыру кысаларында шушы елның март аенда беренче мультиплекс күрсәтелә башлаган. Бу берничә район, шул исәптән Спас районы халкына да, югары сыйфатлы программаларны кабул итә алу мөмкинлеге тудырган.
Беренче бушлай мультиплекска "Беренче канал", "Россия 1", "Россия 2", "Россия 24", "Россия - К", "НТВ", "Петербург", "Карусель", "Общественное телевидение России", "ТВ-центр", шулай ук өч радиоканал -"Вести - ФМ", "Маяк" һәм "Радио России" керә.
Яңа санлы тапшыру җайланмасын эшләтү өчен телерадиоүзәк белгечләре сигналның сыйфаты нинди булачагын ачыклау өчен районның барлык торак пунктларын да тикшергән. Тикшерү барышында ачыкланганча, аларның 82 проценттан артыгы ун телепрограмманың сыйфатлы сигналын кабул итәргә сәләтле. Түбәнрәк урыннарда урнашкан авылларда исә сигналлар начаррак кабул ителә. Мондый авылларда яшәүчеләргә урамдагы көчәйткечле антенналарны өскәрәк күтәрергә киңәш ителгән.
2014 ел азагына кадәр икенче бушлай мультиплекс трансляцияләнә башлаячак. Монысында да тагын ун канал бар. Санлы сигналны ДВД-12 стандартында кабул итү өчен махсус приставка (ресивер) сатып алырга, аны антеннага (көчәйткечлегә) һәм телевизорга тоташтырырга, 44 ТВК ны эзләп табарга - антенна Биләр телеүзәгенә таба караса, 43 нче ТВК - Болгар шәһәре ретрансляторына карый. Мондый приставкалар Казанда электроника белән сату итүче барлык кибетләрдә дә бар. Аларны шулай ук Чистай, Алексеевскидан да сатып алырга була, Болгарда да сата башладылар.
Санлы эфир тапшырулары тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Димәк, киләчәктә авыл халкына мәгълүмат алу өчен күп мөмкинлекләр тудырылачак.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев