Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бергә каршы торырга кирәк

Хәзерге вакытта террорчылык белән экстремизм күренешләре җәмгыятенең иң зур проблемасына әверелде һәм ул ил иминлегенә куркыныч тудыра. Террорчылыкка каршы көрәштә дөнья һәм ил тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бөтен җәмгыять белән генә каршы торырга мөмкин. Шуңа күрә һәр гражданин террорчылыкка ничек каршы торырга кирәклеген белергә тиеш. Монда аңа китаплар ярдәм итә ала. Җирлекара...

Хәзерге вакытта террорчылык белән экстремизм күренешләре җәмгыятенең иң зур проблемасына әверелде һәм ул ил иминлегенә куркыныч тудыра. Террорчылыкка каршы көрәштә дөнья һәм ил тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бөтен җәмгыять белән генә каршы торырга мөмкин. Шуңа күрә һәр гражданин террорчылыкка ничек каршы торырга кирәклеген белергә тиеш. Монда аңа китаплар ярдәм итә ала.
Җирлекара үзәк китапханәгә яңа кайткан китаплар арасында бу тема турында Виктор Петрищевның "Что такое терроризм, или введение в террорологию" китабы бар.
Монографиядә автор хәзерге террорчылык турында фикерен белдерә, бу җимергеч феноменны өйрәнү юллары, аның белән көрәшне оештыру системасы, террорчылык күренешләренә профилактика ясау мәсьәләләрен яктырта. Китап террорчылык янаган куркынычка каршы тору белән кызыксынган һәр кеше өчен кирәк.
"Расизм, ксенофобия, дискриминация. Какими мы их увидели..." җыентыгы бу күренешләрне бик актуаль иҗтимагый-сәяси проблема итеп сурәтли һәм аларны өйрәнү алымнарын билгели. Ә Николай Медушевскийның "Основы толерантности и правовой культуры" китабы гуманитар теориядә һәм практикада кискен торган һәм еш очраган темага багышлана. Толерантлык мөнәсәбәтләренең цивилизациянең үсеше һәм яшәешнең төп шарты булуын автор күп тапкырлар ассызыклап үтә.
Лев Нуждинның "Информационный терроризм" китабында мәгълүмат террорлыгына аңлатма бирелә, аның заманча күренешләре һәм агрессиясенә каршы тору алымнары күрсәтелә.
Бу китапларның барысын да үзәк китапханәнең уку залыннан теләгән кеше алып укый ала.
Фото: http://tatfrontu.ru/tt/node/834496

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев