Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер гаилә кебек яшибез

Галина Калинушкина, хезмәт ветераны. -Безнең шәһәрдә әллә ничә милләт кешесе яши. Элек-электән бездә кешеләрне милләткә карап аеручы булмады, барыбыз да бердәм гаилә кебек яшәдек. Тикшерә башласаң, хәзер бер милләттән торган гаиләләр сирәктер ул. Кешеләрнең нәсел шәҗәрәсен карасаң, кызыклы гына хәлләрне күрәсең. Безнең рус гаиләсенә дә кайчандыр татар килене килеп керде....

Галина Калинушкина,
хезмәт ветераны.
-Безнең шәһәрдә әллә ничә милләт кешесе яши. Элек-электән бездә кешеләрне милләткә карап аеручы булмады, барыбыз да бердәм гаилә кебек яшәдек. Тикшерә башласаң, хәзер бер милләттән торган гаиләләр сирәктер ул. Кешеләрнең нәсел шәҗәрәсен карасаң, кызыклы гына хәлләрне күрәсең.
Безнең рус гаиләсенә дә кайчандыр татар килене килеп керде. Абыем белән алар тату яшәделәр, безнең өчен ул иң якын туганыбызга әйләнде. Эш кешенең нинди милләт яки диндә булуында түгел. Иң мөһиме - яхшы кеше булу һәм башка халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү.
Мин озак еллар буе үзәк китапханәдә эшләдем. Бездә төрле милләт кешеләре иңгә-иң куеп яшәделәр, моңа игътибар итүче дә булмады. Ә китапларга килгәндә, минем фикерем шундый: китап яхшы булса, язучының кайсы милләттән булуы мөһим түгел. Мин үзем татар язучыларының әсәрләрен укырга яраттым. Мәсәлән, Г. Әпсәләмовның " Ак чәчәкләр" китабы, башка әсәрләре миндә онытылмас тәэсир калдырды. Ә китаплар алар нәкъ кешеләр кебек: эчтәлекле булса, кем тарафыннан һәм кайда язылуы әһәмиятле түгел. Минемчә, Татарстан белән Россия - бердәм дәүләт, безне уртак омтылышлар һәм максатлар берләштерә.
Наталья Черняева,
Аграмак мәктәбе директоры:
- Безнең авылда элек-электән руслар, татарлар, чуашлар яшәгәнгә күрә, катнаш никахларның күп булуы берәүне дә гаҗәпләндерми. Тормышның үз законнары бар. Йөрәккә боерык биреп булмый, дип юкка гына әйтмиләрдер...
Мәктәп укучылары арасында да төрле милләт балалары бар, аларның күбесе катнаш никахтан туган. Без хәзер инде кемнең кайсы милләттән булуына игътибар да бирмибез. Мәсәлән, мин үзем башка милләт кешесе белән гаилә коруга каршы булган ата-аналарны беркайчан аңламадым. Миңа сезнең гаиләдә барысы да руслар, шуңа күрә аңламыйсың, дип әйтүләре бар. Әйе, бу чынлап та шулай, ләкин мондый хәл килеп чыга калса, мин үзебезнең гаиләгә башка милләт кешесе керүгә барыбер каршы килмәс идем.
Иремнең энесенең хатыны - татар милләтеннән, ләкин без һәрвакыт аңлашып яшибез. Ә балаларга килгәндә исә аларның фикере мондый: балигъ булгач, милләтне дә, динне дә алар үзләре сайлап алачак. Минемчә, бу дөрес фикер.
Маһирә Зимовец,,
хуҗабикә:
- Ирем Иван Михайлович белән Ташкентта яшәгәндә таныштык. Мин - татар кызы, ул украин милләтеннән. Язмыштан узмыш юк, безне язмыш кавыштырды. Аннары минем туган ягыма, Үрнәк авылына кайттык, хәзер дә шунда яшибез. Украин һәм татар гореф-гадәтләрен бертигез хөрмәт иткәнлектән, тату яшибез.
Чиста татар авылына ирем бик тиз күнегеп, үз кеше булып китте. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки без нинди милләттән һәм диндә булсак та, барыбер бер гаилә. Ә гаилә дус яшәсә генә көчле һәм нык була, бу элек-электән билгеле. Мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт белән карау, татулык мөнәсәбәтләре - Татарстан һәм Россиядә генә түгел, бөтен җир йөзендә яшәүче кешеләрне берләштерергә тиеш. Тормышыбыз һәрвакыт тыныч, имин булсын, балаларыбыз беркайчан да милләтара низагларны күрмәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев