Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бел син ерак бабайларны...”

Гыйниятуллина Зөлфия, укытучы. 8 май көнне Татар Такталы авылында истәлекле вакыйга булды. Авылда гына түгел, районда да мондый бәйрәм беренче тапкыр үткәрелде. Изге гамәлләрнең берсе-шәҗәрә бәйрәме нәселләрне барлау, туган белән туганны, дусларны, авылдашларны очраштыру, күрештерү бәйрәме булды. Авыл кадәр авыл тарихы кабаттан торгызылган җирдә бу җыенның әҗер-савабы аеруча зур булгандыр....

Гыйниятуллина Зөлфия,
укытучы.
8 май көнне Татар Такталы авылында истәлекле вакыйга булды. Авылда гына түгел, районда да мондый бәйрәм беренче тапкыр үткәрелде. Изге гамәлләрнең берсе-шәҗәрә бәйрәме нәселләрне барлау, туган белән туганны, дусларны, авылдашларны очраштыру, күрештерү бәйрәме булды. Авыл кадәр авыл тарихы кабаттан торгызылган җирдә бу җыенның әҗер-савабы аеруча зур булгандыр.
Шәҗәрә бәйрәменә ерак төбәкләрдә яшәүче бик күп туган-тумачалар, кунаклар кайтты, башка авыл имамнары җыелды, район хакимияте башлыгы Камил Әсхәт улы Нугаев килде.
Бәйрәм бик матур урында, мәктәп янында оештырылды. Алдан ук мул итеп табын хәзерләнде. Учакта пешкән шулпаның, пылауның тәме берни белән дә чагыштырырлык түгел иде. Бәйрәмдә шулай ук дини китаплар, ашамлыклар сату оештырылды.
"Гаилә - гомер чишмәсе",- дип аталган бу җыенда мәйданның бер ягына шәҗәрә зурайтып ясап куелган иде. Шәҗәрә агачын төзүдә, нәселләрне барлауда һәммә кеше Мансур Ганиевка рәхмәт әйтеп бетерә алмады.
"Гаилә - бәхет ачкычы", ди халкыбыз. Кеше дә бит бу җиһанга бәхет өчен туа, ә бәхет гаилә аша гына килә. Динебез дә гаилә мәсьәләләрен һәрвакыт игътибар үзәгендә тоткан. Милләтебезнең яңарышы, гаиләләребездә югала барган рухи байлыгыбызны кайтаруга, гаиләләрне ныгытуга бәйләнгән.
Бәйрәм ике өлештән торды. Беренче өлеше авыл имамнарының азан әйтүе белән башланып китте. Аннары район хакимият башлыгы Камил Нугаев халыкны бүгенге бәйрәм белән котлады. Такталы авылы халкының эш сөючән, уңган-булган булуын билгеләп үтте, киләчәктә дә авыл халкының тормышын яхшырту өчен күп эшләр башкарылачагын әйтте. Шулай ук авыл халкы исеменнән язылган үтенеч-хат укылды.
Ә җирлек Советы рәисе Румия Галәветдинова авылның яшәеше, көнкүреш шартлары белән таныштырды.
Болгар шәһәре имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр бәйрәмне оста, матур итеп алып барды. Аңа авыл халкы исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Бәйрәмгә җыелган халык тәмле ризыклар белән сыйланды. Чыгышлар, фикер алышулар Болгар Мәдәният йорты оештырган концерт номерлары белән аралашып барды. Бәйрәмнең бу өлешен Галимова Разия Вәгыйз кызы алып барды.
Соңыннан барча халык өйлә намазын укырга басты. Халык соң гына, бик риза, шат булып өйләренә таралды.
Бу көнне авылга иман нуры иңеп, ямь өстәлеп китте.
Үзен хөрмәт иткән кеше үткәнен белергә, әтисе һәм әнисе ягыннан җиде буынга кадәр әби-бабалары рухына дога укырга тиеш.
Без балаларны әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтү белән беррәттән, үзенең үткәнен белергә һәм аңа хөрмәт белән карарга өйрәтергә тиешбез.
Нәсел-ыру тарихын өйрәнү, ягъни үз шәҗәрәсен төзү - һәр гаиләнең изге бурычы, пәйгамбәребезнең сөннәтедер.
Буыннарны очраштыру, күрештерү - кирәк гамәлдер ул. Гореф-гадәтләрне, нәсел тарихын килер буыннарга тапшырып калдыру милләтнең киләчәген билгеләүче бер фактор булып тора.
Барлык авыл халкы исеменнән бу бәйрәмне оста итеп оештыручы имам-мөхтәсиб Фәрһад Кадыйр улына, табынны оештыруда катнашучы авыл Советы рәисе Румия Тәлгат кызына, ризыкларны бик тәмле итеп пешергән, хәзерләгән хатын-кызларыбызга һәм ир-атлар Илнур белән Таһирга, бәйрәмне оештыруда катнашкан барлык кешеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X