Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәхетлеләр гомергә

Кручининнар гаиләсе гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үткән.

Болгардан Сергей Алексеевич һәм Татьяна Владимировна Кручининнарның гаилә тарихы –  ерак аралар какшата алмаган тугрылык турында тарих. Парның хәлиткеч очрашуы Таҗикстанның Дүшәнбе  шәһәрендә була. Иренең 20 ел хәрби хезмәте дәверендә алар Таҗикстаннан Мурманскига кадәр озын юл үтеп, Татьяна Владимировнаның туган ягы – Спас районына кайтып төпләнәләр. Биредә Сергей Алексеевич, хәрби формасын укытучы костюмына алыштырып, ОБЖ фәнен укыта башлый. Татьяна Владимировна исә яшерен документлар белән эшләргә рөхсәт алып, хәрби комиссариатка эшкә урнаша. Бихисап урыннан-урынга күченүләр, Таҗикстанның эссе климаты, кырыс котып салкыннары –  мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәү аларга барлык сынауларны да намус белән үтәргә һәм гаилә учагын озак еллар буе сүндермичә сакларга ярдәм итә.

Узган ел азагында Спас районы ЗАГСында гаилә стажы ярты гасырдан артып киткән парларны хөрмәтләү тантанасы узды. Кайчандыр шактый парлар үзләренең уртак гаилә юлын башлаган җыйнак залга җыелучылар чын мәхәббәт һәм хөрмәтнең вакытка да, арага да бәйле булмавын тагын бер кат раслады. Чакырылган кунаклар арасында Кручининнар гаиләсе дә бар иде. Аларның тарихы шунда ук безнең игътибарны җәлеп итте. Без алар турында күбрәк белергә теләдек – һәм аларның ярты гасырлык гаилә тарихы белән танышу өчен, аларга кунакка бардык.

«Армиядә ошады»

Сергей Алексеевич Кручи-нинның тормыш юлы турында хикәя генә түгел, мавыктыргыч роман язарлык. Ул Сталинабад шәһәрендә (хәзерге Дүшәнбе) туган. 31нче тимер юлчылар мәктәбендә белем ала, аннары училище тәмамлый. Тегү җиһазлары механигы һөнәрен ала һәм Дүшәнбедәге «Зәйнәбиби» фабрикасына эшкә урнаша. Аннары аны армиягә алалар. Сергей Алексеевич әйтүенчә, нәкъ менә шунда ул үзенең яраткан һөнәрен тапкан.

Срочный хезмәтне ул эчке гаскәрләрдә – Грозный, Калач – на – Дону, Махачкалада үтә. Өйгә кайта. Гаилә кора. Ләкин элеккеге эшенә кайтырга теләге булмый инде – хәрби булырга карар итә. Дүшәнбедә радиотехника гаскәрләрендә, мотоукчылар бригадасында хезмәт итә. Соңрак Ярославльдә прапорщиклар мәктәбен тәмамлый.

– Армиядә ошады, – ди ул. – Анда гражданкадагыга караганда яхшырак.

Аннары Таҗикстанда буталчыклар башлана. Дуслары Ленинградка күчәргә ярдәм итәләр. Шул рәвешле Сергей Алексеевич зенит-ракета гаскәрләренә эләгә. Аннары аларның частен кыскартып, аны Мурманск өлкәсендәге Гремихага җибәрәләр.

– Картадан карасаң, Дүшәнбе аста, Гремиха өстә урнашкан, – дип аңлата ул.

Армия хезмәтеннән ул өлкән прапорщик дәрәҗәсендә китә. Ә аннары гаилә Татьяна Владимировнаның туган ягына, Спас районына кайта.

Хәрбидән – укытучыга

Болгарда Сергей Алексеевич ОБЖ һәм икенче шәһәр мәктәбенә физкультура укытучысы булып урнаша. Ул вакытта укытучылар җитми, дәреслекләр булмый. Ләкин бу аны куркытмый.

– Курсларда ике атна укып кайтып, кәгазь алдым да, эшли башладым, – дип искә ала ул.

Мәктәптән соң хәрби комиссариатта, училищеда (хәзерге вакытта тармак технологияләре техникумында), тыюлыкта, СТОда эшли. Тормыш аны кая гына ташласа да, ул һәр эшен намус белән башкарырга тырыша. 

Хәлиткеч очрашу

Татьяна Владимировна исә Болгарда туган, икенче шәһәр мәктәбен тәмамлаган. Казанда ир-атларның өске киемнәрен тегү остасына укыган, бераз фабрикада эшләгән. Ә чираттагы ял вакытында Дүшәнбегә, туганнары янына кунакка барырга була. Һәм бу ял аның бөтен тормышын үзгәртә.

– Дүшәнбедә апаларым яши иде. Анда ул вакытта күпләр китә иде, чөнки анда тормыш яхшырак иде, – дип искә ала Татьяна Владимировна. Гомумән,Таҗикстанда руслар күп иде. Анда болганчыклар башлангач, кем кайтты, кем юк. Кешеләр бөтен Союз буйлап таралдылар.

Шунда алар булачак ире белән очрашалар. 

– Мин аны гомумән балачактан ук белә идем, – дип елмаеп сөйли Сергей Алексеевич. – Минем монда, Спас районында, туганнарым – абый белән әби яшәде. Мин монда һәр җәй диярлек кайта идем. Аннары без Таня белән танцыга бардык, очраша башладык һәм ЗАГСка киттек.

– Ә туй исегездәме? Берәр кызыклы хәл булдымы?

Татьяна Владимировна, елмаеп, ире белән күзгә-күз карашып ала. Истәлекләр вакыт белән бераз онытыла төшсә дә, барыбер шулай ук җанлы килеш саклана.

– Туйны Сергейларның ишек алдында үткәрдек. Әти-әниләре дә, ул үзе дә әзерләнде: бөтенесен чистарттылар, агарттылар, тәртип урнаштырдылар. Әтинең «Мин гомер буе җыйганны чүплеккә чыгарып ташлыйсыз» дип, ачуланмыйча гына сукрануы исемдә. Туй чын мәгънәсендә гөрләп узды. Башта Дүшәнбе үзәгендә Никах сараенда теркәлдек. Кунаклар да күп иде. 

– ЗАГСка яшел «Волга» белән бардык, – дип искә ала Сергей Алексеевич. – Аннары кайдадыр шундый «Волга»ның макетын күреп, сатып та алдым. Аннары тагын берне. Аннары тагын. Шулай итеп, әкренләп автомобильләрнең тулы бер коллекциясе җыелды. Ләкин монысы – бигрәк тә истәлекле. Модель генә түгел, чын истәлек. Аңа карыйм да искә төшерәм. Яшь идек, бәхетле идек.

Тормыш шулай барды

Дүшәнбеда Татьяна Владимировна башта ирләр ательесында, аннары тегү фабрикасында эшли. Анда кызлары Галина һәм Анастасия туа. 

– Галина хәзер Санкт-Петер-бургта, Настя – Болгарда яши. Олысының өч баласы бар, кечесенең – икәү. Өлкән оныгыбыз Елизавета Самарада институтта укый, оныгыбыз Володя җиденче классны тәмамлый. Ике оныгыбыз Петербургта: берсе эшли, икенчесе колледжда укый, – дип горурланып сөйли дәү әнисе. 

Аннары күченүләр башлана. Бу еллар эчендә гаилә кая гына булып өлгерми.

– Ичмасам, илне карадык, – дип елмая Татьяна Владимировна.

Хатыны да хезмәт иткән

Гаилә Петербургка күченгәч, Татьяна Владимировна башта кошчылык фабрикасында эшли. Аннары хәрби частьта урын бушагач, шунда машинистка булып урнаша. 

– Аннары мине дә хезмәткә чакырдылар, – дип искә ала язмабыз герое. 

– Ничек инде алай?
– Шулай, чакырдылар, – ди Татьяна Владимировна. – Выборгка, военкоматка киттем. Шунда мине дә хезмәткә чакырдылар. Хәрби билет та бирделәр. 

Хәрби шәһәрчек тормышы

Санкт-Петербургта алар халык телендә Тайвань дип йөртелгән Ленинград өлкәсенең иң ерак гарнизоны хәрби шәһәрчегендә яшиләр. Шәһәрдән Рощинага кадәр электричкада, аннары автобус белән Тайваньга кадәр барып җитәргә кирәк. Соңрак маршруткалар йөри башлый. 

– Фин зираты булган анда, – дип искә ала Татьяна Владимировна. – Совет чорында бик начар эшләгәннәр: шул урында мәдәният йорты төзегәннәр.

Ир белән хатын искә төшер-гәнчә, урманнарда әлегә кадәр сугыш чорыннан калган фин йортларының нигезләре, бетон ныгытмалар сакланган. 

– Финнардан соң бик яхшы бакчалар калган. Мин хуторга алма җыярга йөри идем, – ди Сергей Алексеевич. – Анда алманың бөтен сортлары диярлек үскәненә гаҗәпләндем. Бездә чиядән гайре бернәрсә дә үсмәде, ә финнар барысын да үстерә алганнар. Барысын да ныклап эшләгәннәр: бетон коелар, терлек эчерү урыннары…

Хуҗалыксыз тормаганнар

Сүз уңаеннан, Кручининнар гаиләсе хәрби шәһәрчектә хуҗалык – куяннар, тавыклар тотканнар. 

Аннары Сергей Алексеевич кәҗә алырга була. Күпләр көлсәләр дә, ул Ленинград өлкәсе буйлап эзләп, мүкләк ак кәҗә алып кайта. Аннары башкалар да барлыкка килә. Сарыклар да тоталар. Әзәрбайҗан күршесе Сергейны аларны кыркырга өйрәтә.

– Кыркыгач, кире чыгарып җибәрәсең, ә алар бер-берсеннән качалар, бер-берсен танымыйлар, – дип елмая ул.

Җир читендә

Аннары частьтә кыскартулар башлана һәм гаилә төньякка – Мурманск өлкәсенең Гремиха шәһәренә юл тота. Татьяна Владимировна телеграфист булып эшли. Атом су асты көймәләре торганга, Гремиха ябык хәрби шәһәрчек булып чыга. Анда болай гына эләгеп булмый, махсус рөхсәт кирәк.

– Билетны болай гына сатып алып булмый, – дип сөйли Татьяна Владимировна. – Шәһәр ябык иде. Бөтен совет флоты шунда торды. Ә аннары, бар да таркала башлагач, барысы да диярлек Украинага киттеләр. Шәһәр бушап калды. 

Сергей Алексеевич өсти:

– Анда су асты көймәләренең өч дивизиясе торды, безнең зенит-ракета полкы аларны саклады.

Татьяна Владимировна Гремихада авыр булуын искә төшерә. Ләкин, чын хәрби хатыны кебек, ул беркайчан да зарланмый.
– Без көтәргә туры килгәнгә әзер идек. Бөтен көнкүреш – минем өстә, бәйрәмнәрдә – ялгызым. Ләкин бу бит ярты елга диңгезгә чыгып китә торган диңгезче түгел. Барыбер ирем өйдә.

«Толып һәм бүрек киеп йокладык»

Күчеп йөрүләр авыр бирелә. Гремихада башта штаб начальнигында торалар. Аннары өч бүлмәле фатир бирәләр. Җылылык юк. Толып, бүрек киеп йоклыйлар.

– Безгә толыплар бирделәр, без аларны өч көн юдык, аннары киптердек, – дип искә төшерә ир белән хатын. – Өйгә кайтып, чишенәсең, һәм шунда ук толып киясең.

Кухняда электр белән җылын-алар. Ләкин утны да еш кына сүндереп куялар. Шуңа Сергей Алексеевич керосин табып, консерв банкасыннан сукыр лампа ясый, аннары зуррак банкага филтә куеп, кружка белән чәйне шунда кайнаталар.

– Бөек Ватан сугышындагы кебек, – ди ул. – Барыбыз да кап-кара корымга буялып, чәй эчәбез.

– Аның каравы, кайнар су һәрвакыт бар иде, – дип өсти Татьяна Владимировна. – Кызлар мәктәптән дә, эштән дә йөгереп кайталар, ваннага кайнар су тутырып җылыналар.

Болгарга кайту

1995 елда гаилә Спас районына кайта. Татьяна Владимировна хәрби комиссариатка яшерен часть начальнигы булып урнаша, беренче форма буенча рөхсәт ала, яшерен документлар белән эшли.

– Миңа ике тапкыр ефрейтор званиесе бирделәр, – дип елмая ул. – Штаб начальнигы инде званиене бер тапкыр бирүен оныткан.

Алтын куллар

Хәзер Кручининнар яши торган йорт аларга апаларыннан калган. Иске, арткы өлеше бөтенләй диярлек черегән була. Ул чакта Сергей Алексеевич, барысын да сүтеп атып, яңы бүлмә ясый. Барысын да үз куллары белән эшли.

– Ир-атның куллары алтын булса, бик әйбәт, – ди хатыны. – Монда миңа бәхет елмайды. Розеткалардан алып, суыткычлар, тузан суырткычларга кадәр барысын да үзе ремонтлады. Бөтен урамнан безгә ремонтка техника алып килделәр. Оныгыбыз Володя да шундый. Бабасына охшаган. Күптән түгел генә электр үткәрделәр – бабасы киңәшләрен генә бирде, ә Володя розетканы үзе алыштырды. Барысын да шунда ук эләктереп ала.

Иң мөһиме – балалар

Сергей Алексеевич яшерми: ул бу тормышта барыннан да бигрәк балаларын ярата. Бүләкләр, коллекцияләр, званиеләрне түгел – ә балаларын. Билгеле инде, оныкларын да.

– Барыннан да бигрәк мин балаларны яратам, – ди ул.

Татьяна Владимировна да шуны раслый: 

– Кызлар тугач, аның сөенүен күрсәгез. Һәрвакыт бергә уйнадылар. Һәм төннәрен йокы туймау, арыганлык мөһим түгел – барыбер шатлык зур булды.

Сергей Алексеевич онык-ларының да һәрберсенә сөенеп туя алмый. Ул хәзер дә, сәламәтлеге белән проблемаларга карамастан, аларның уңышларын күзәтеп тора, алар өчен борчыла, шатлана. 

Ә бер очракны Татьяна Владимировна гомерлеккә истә калдырган. Ул чакта алар каенаналарында яшәгәннәр, аннары үз бүлмәләренә күчкәннәр. Ире ремонт ясый, стеналарны агарта. Ә ул чакта өч яшен яңа тутырган олы кызлары Галина яңа акшарланган стеналарга фломастер белән рәсемнәр ясый.

– Нишләдекме? Берни эшлә-мәдек. Кыйнап булмый бит инде сабыйны, – дип елмаеп сөйли хатын. 

Ярты гасыр бергә

Илле елның шулай тиз узып киткәненә алар әле дә ышанып җитә алмый. Әле кичә генә ЗАГС янында яшь, бәхетле, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып басып торган кебек тоела. Ә бүген инде алтын туй, үсеп җиткән балалар, оныклар…

Аларның бәхет сере, башка бәхетле гаиләләрнеке кебек үк, бик гади: мәхәббәт, бер-берсен ишетә белү һәм сабырлык. Ләкин җентекләп карасаң, ул тагын да гадирәк. 

– Барысы да сукрана, сукрана – ә ул сукранмый. Бик тыныч син, – ди Сергей Алексеевич, хатынына карап.

Ә Татьяна Владимировна «Мин артыгын сөйләмим шул», дип елмая.

– Сөйләми шул, – дип эләктереп ала ире. – Мин аннан сорыйм-сорыйм, ә ул, партизан кебек, ләм-мим.

Гаилә тормышының бөтен сере шунда да инде: хатыны дәшми, ә ире эшли белә. Беркем беркемне дә үзгәртерегә, үзенә җайлаштырырга тырышмый. Бары тик иңгә-иң куеп кына яшиләр. Бары тик бер-берсен яраталар. Илле ел – уен түгел ул. Әмма янәшәңдә якын, шатлыгыңны да, кайгыңны да уртаклашыр кеше булганда, вакыт сизелми генә уза. Кручининнар моны яхшы беләләр. Башкаларга да шулай киңәш итәләр.

– Юк-бар өчен ачуланышмагыз, бер-берегезне тыңлагыз һәм һәрвакыт янәшәдә булыгыз. 

«Бөтен тарихны сөйләп була»

Сүз уңаеннан, кечкенә машиналар коллекциясе турында сүз чыккач, Сергей Алексеевич бу аның бердәнбер коллекциясе түгел, дип белдерде.

Бүлмәгә кергәч, ул үзенең горурлыгын күрсәтте – Советлар Союзы орденнары һәм медальләре коллекциясе. 

– Гомер буе җыйдым, – ди ул. – Узган ел җыеп бетердем.

Хәзер бу бүләкләр җыелмасы гына түгел, ә совет тарихының чын энциклопедиясе.

Мавыгу мәктәптә үк башлана: башта Сергей Алексеевич этикеткалар җыя. Аның шәхси рекорды – ике мең данә. Аннары кызыксыну юкка чыга, значокларга күчә. Татарстан значоклары да була.

Аерым горурлык – Җиңү Ордены. Ул иң югарыда эленгән, күзгә ташланып тора.

– Озак эзләдем, беркайчан да таба алмам, дип уйладым, – ди Сергей Алексеевич. – Ә аннары Мәскәү вокзалында кибеттә күрдем. Өч мең ярымга сатып алдым.

Коллекциядә чын бүләкләр дә, муляжлар да бар. Полко-водецларның орденнарын табып булмый диярлек – алар бик аз чыгарылган.

Гаилә ядкаре дә бар – дәү әниләренең Ана даны ордены.

– Чынлыкта аның унике баласы булган, – дип сөйли Сергей Алексеевич. – Ул исә миндә җидәү, дигән. Җиде кешегә бирәләр. Ул вакытта үлүчеләр саны югары иде, барысы да исән калмаган. 

Сергей Алексеевич Советлар Союзында булган барлык Дан орденнарын җыйган: сугышчан, хезмәт, ана, шахтер орденнары.

– Советлар Союзында булганны барысын да җыйдым, – ди ул.

Аерым урынны Сугышчан Кызыл Байрак Орденнары алып тора. Соңгысын, сигезенчесен, озак эзләгән. 

– Бары бер генә кеше сигез Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән, – ди Сергей Алексеевич. 

Коллекциядә 1918 елгы РСФСР орденнары да бар. Ленин орденнары – 1918 елгы, аннары Сталин, аннары Брежнев чоры орденнары. Һәм иң соңгысы, Горбачев чорында бирелүче «Шәхси батырлык өчен».

– Монда бөтен тарихны сөйләп бирергә була, – дип елмая Сергей Алексеевич.

Татьяна Владимировна исә, иренә карап, горурланып сөйли: 

– Кызыклы коллекция. Бу безнең горурлыгыбыз.

Һәр орден, һәр медальнең үз тарихы бар. Ил тарихы, гаилә тарихы. Һәм бу коллекция – стендтагы әйберләр генә түгел, ә Сергей Алексеевич сәгатьләр буе сөйләргә әзер булган тере елъязма. Һәм сөйләгән саен тагын өстәмә яңалык ачыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев