Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барысын да уртак тырышлык белән башкардык

Владимир Елистратов Приволжск авыл җирлеге башлыгы булып унбиш ел эшләде. Бу вазифаның никадәр җаваплы, мәшәкатьле икәнен белмәгән кеше юктыр. Су кертү, юлларның торышы, чүп-чар түгү, урамнардагы тәртип һәм чисталык - барлык бу мәсьәләләрне авыл җирлеге башлыгы хәл итәргә тиеш.

Ирина Телицына
Владимир Сергеевич бу авылда 1974 елдан бирле яши. Антоновкада туып үссә дә, Приволжск аның өчен икенче туган җиренә әйләнә. Владимир Сергеевич белгечлеге буенча ветеринария табибы. Байтак еллар җитәкче урыннарда эшләгән, авыл җирлеге депутаты булып сайланган. Җиде йөзләп кеше яшәгән Приволжск поселогы һәм Ржавец авылы кергән авыл җирлегенең беренче башлыгы булып сайлангач, тормыш тәҗрибәсенең бик кирәге чыга.
Авыл җирлеге башлыгының мәшәкатьләрен санап бетерә торган түгел, шулай да иң мөһиме - көнкүреш проблемаларын хәл итү. Мәсәлән, элегрәк Ржавецта телефон бөтенләй булмаган, ә хәзер һәр йортта стационар телефон куелган. Ике авылга да газ кертелгән. Заманында авыл җирлеге башлыгына "Приволжский" совхозы ярдәме белән авылларга су кертү проблемасын хәл итәргә туры килгән. Шәһәр оешмалары җитәкчеләре дә шактый ярдәм күрсәткәннәр. Җирлеккә кергән ике авылда йөзгә якын урам яктырткычлары куелган.
Шулай да Болгарга кадәрге юлның начарлыгы, иң зур проблемаларның берсе булды, ди Владимир Сергеевич. Нәтиҗәдә бу мәсьәләне дә хәл итә алганнар. Район администрациясе һәм "Алексеевскдорстрой" ААҖ җитәкчесе Фоат Вәлиев ярдәме белән дүрт километр юлга асфальт җәйгәннәр. Җирле халыкны бу аеруча сөендергән.
Модульле фельдшер- акушер пункты ачылуы да авыл өчен зур вакыйга була. Шулай да Приволжскида заманча, матур һәм уңайлы яңа йортлар салынуы зур уңышларның берсе, дип саный элеккеге авыл җирлеге башлыгы. Унбер сутый җир участогы белән бергә җитмеш йорт тузган торактан күчерү буенча республика программасы кысаларында төзелгән. Шәһәр кешеләре һәм авыл халкына шәхси торак төзү өчен йөз илледән артык җир участогы бүлеп бирелгән. Ә быел инде кырыклап яңа йортта өй туйларын үткәрергә тиешләр. Күп балалы гаиләләргә йөздән артык җир участогын бүлеп бирү буенча да зур эш башкарылган. Ни дисәң дә, авыл үсә, төзекләнә, яхшы якка үзгәрә. Җирлек территориясендә хәзер Икмәк музее, палаткалар шәһәрчеге кебек мөһим объектлар урнашкан, "Кол Гали" кунакханә комплексы төзелеше дә тулы көч белән бара. Кунакханә хезмәткәрләренә яшәү өчен өчәр катлы өч йорт төзелгән.
Владимир Сергеевич һәрвакыт авылдашларының тормыш дәрәҗәсен күтәрергә, килеп туган проблемаларны вакытында хәл итәргә тырышкан. Авылдашлары да аны яхшы аңлап, һәр башлангычында ярдәм иткәннәр. Мәсәлән, авыл җирлегенең спорт командасы берничә тапкыр район спорт ярышларында җиңүче булган. Үзешчән артистлар да барлык мәдәни чараларда актив катнашканнар.
Әлеге җирлектә кешеләр сайлауларда да, үзара салым буенча референдумда да актив катнаша, ди Владимир Сергеевич. Җыелган үзара салым акчасына зиратка яңа койма ясаганнар, Приволжскидагы урамнарның берсенә йөз илле метр вак таш җәйгәннәр. Грант исәбенә тагын йөз метрга вак таш җәелгән. Авыл халкы йорт яннарын, урамнарны һәрвакыт чиста тотарга тырыша. Хәзер безнең якларга республикадан һәм төрле төбәкләрдән дәрәҗәле кунаклар һәм туристлар күпләп килә, шуңа күрә сынатырга ярамый.
Лаеклы ялда булса да, Владимир Сергеевич авылның җәмәгать тормышыннан читтә калмый. Ул авыл җирлегенең ветераннар оешмасына җитәкчелек итә. Бәйрәм уңаеннан ул җирле үзидарә тармагында эшләгән һәр кешене, элеккеге хезмәттәшләрен Җирле үзидарә көне белән котлый, аларга нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев