Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барыбер акыл кермәгән...

Прокуратура гаризасын карау нәтиҗәләре буенча район суды карары белән шәһәрдә яшәүче Светлана Чиркова ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде. Мондый гариза бирү өчен нигез - ананың үз вазифаларын башкармавы (спиртлы эчемлекләр куллану, балаларга карата адекват булмавы). Ул берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылып, караусыз калган балигъ булмаган балалары балалар йортына җибәрелгән. Моннан тыш,...

Прокуратура гаризасын карау нәтиҗәләре буенча район суды карары белән шәһәрдә яшәүче Светлана Чиркова ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде.
Мондый гариза бирү өчен нигез - ананың үз вазифаларын башкармавы (спиртлы эчемлекләр куллану, балаларга карата адекват булмавы). Ул берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылып, караусыз калган балигъ булмаган балалары балалар йортына җибәрелгән. Моннан тыш, бу гражданка РФ Җинаятьләр Кодексының 111 маддәсе, 1 өлеше буенча 3 ел сынау срогы белән ике ел ярымга иректән мәхрүм ителүгә хөкем ителсә дә, үз өстенә суд тарафыннан йөкләнгән бурычларны башкармыйча, РФ ҖКның 119 маддәсе 1 өлеше буенча тагын бер җинаять кылган. Шулай итеп, бернинди җәза да аны акылга керергә мәҗбүр итә алмаган.
Нәтиҗәдә шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү гамәлдән чыгарылып, балаларының язмышына битараф булган бу хатын-кыз гомуми режимлы колониядә җәза срогын тутыра.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев