Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык ресурслары тулылана

Дәүләт заданиесе кысаларында, ихтиологлар Куйбышев сусаклагычында балык запасларын арттыру буенча чаралар үткәрәләр.

Олег ПАХОМОВ

Билгеле булганча, балык ресурсларын тулыландыруда язгы чорда ясалма уылдык чәчү урыннары булдыру иң нәтиҗәле чараларның берсе санала.
Куйбышев сусаклагычында күбрәк фитофил балыкларның уылдык чәчүен исәпкә алып, “Главрыбвод” учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча Урта Идел филиалы бүлеге ихтиологлары, мондый җайланмаларны күбрәк безнең район тирәсендә урнаштыруга зур игътибар бирәләр. Әйтик, мондый балыкларга сазан, карп, лещ, плота һәм икраны су астындагы үсемлекләргә чәчә торган башка төрле балыклар керә. Мондый очракларда Саратовтагы күл һәм елга балык хуҗалыгының дәүләт фәнни-тикшеренү институты белгечләре тарафыннан эшләп чыгарылган лента тибындагы ясалма уылдык чәчү җайланмалары кулланыла. Аны ясау өчен озынлыгы 20 – 25, киңлеге 1,5 метрдагы вак тишекле капрон дель кулланыла. Кырыйлары капрон шнур белән ныгытыла. Җайланмага шулай ук капрон җептән ясалган субстрат (җеп бәйләме) беркетелә. Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мондый урынга чәчелгән икраның 90 проценты исән кала.
Ясалма уылдык чәчү җайланмаларын урнаштырыр алдыннан ихтиологлар Куйбышев сусаклагычының кайбер участокларын тикшереп чыктылар. Дәүләт заданиесе кысаларында Куйбышев сусаклагычының Тениш утраулары тирәсендә 17 ясалма уылдык чәчкеч урнаштырылды. Бу 1,5 гектарга 3180 оя туры килә дигән сүз. Җайланманың һәркайсына махсус буй беркетелгән, шуның ярдәмендә тиз эзләп табарга була. Сусаклагычта су кимегән очракта, ясалма уылдык чәчкечләрне тагын да тирәнрәк урынга күчереп куярга була. Бу очракта җайланмадагы уылдыкка бернинди дә зыян килмәячәк.
Ясамла уылдык чәчкечләрне урнаштыруда Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, “Спас” тыюлыгы инспекторлары, эшмәкәр Анатолий Подгорнов һәм Ермишин бригадалары балыкчылары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев