Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балаларны йөртү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде

Агымдагы елның 12 июленнән транспорт чарасында балигъ булмаган балаларны йөртү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.

Юл хәрәкәте иминлеге пропагандасы инспекторы Зилә Фәсхетдиновадан без бу яңалыклар турында аңлатма бирүен үтендек.
- Беренче чиратта, шуны билгеләп үтәргә кирәк: юл хәрәкәте кагыйдәләренең 12.8 пункты нигезендә, машина туктап торган вакытта 7 яшьтән кечерәк баланы машинада ялгыз калдыру тыела.
Шунысына игътибар итегез, машина озакка туктаганда гына баланы ялгыз калдырырга ярамый, ә менә биш минуттан кимрәк вакытка туктаганда, баланы калдырып торырга ярый.
Баланы караусыз калдырган өчен 12.19 маддәсенең 1 яки 5 өлеше буенча биш йөз сум штраф бирү каралган.
22.9 пунктына да сизелерлек үзгәрешләр кертелде. Элекке кагыйдәләр буенча 12 яшькәчә балаларны транспортта махсус беркетү җайланмаларыннан башка йөртү тыелса, хәзер инде бу 7 яшьтән кечерәк балаларга гына кагыла. 7 яшьтән алып 11 яшькәчә балаларны җиңел яки йөк машинасы кабинасында йөртү өчен баланың яшенә һәм авырлыгына туры килгән махсус беркетү җайланмаларын яки машинаның куркынычсызлык каешларын кулланырга кирәк. Җиңел машинаның алгы утыргычында баланы махсус беркетү җайланмаларында гына йөртергә ярый.
Җиңел яки йөк машинасы кабинасында балалар өчен махсус беркетү җайланмалары кую һәм аларда балаларны урнаштыру җайланмалардан файдалану таләпләренә туры килергә тиеш. 12 яшьтән кечерәк баланы мотоциклның арткы утыргычында йөртү тыела.
Бу кагыйдәләрне бозган очракта, мшина йөртүчегә юл хәрәкәте кагыйдәләренең 12.23 маддәсе нигезендә өч мең сум, урындагы затларга - 25 мең сумга кадәр, юридик затларга - йөз мең сумга кадәр штраф бирелә.
Балаларны йөртү кагыйдәләре йомшарса да, ЮХИДИ хезмәткәрләре 12 яшькәчә балаларны бустерларда түгел, ә махсус креслоларда йөртергә киңәш бирәләр. Чөнки юлда көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта, аварияләрдә, аеруча машина кырые белән бәрелгән очракларда, кресло баланың иминлеген яхшырак саклый. Юл йөргәндә балаларыгызны саклагыз.
Фото: https://oren.ru/kak-perevozit-detej-v-avtomobile-s-12-iyulya-2017/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев