Наталья Исхакова,
район ветеринария берләшмәсе табиб-серологы:
- Һәр бала үзенчә сәләт-ле, аны вакытында күрә белергә генә кирәк. Күп нәрсә гаиләгә бәйле булуын да онытырга ярамый.
Олы улым Альберт, мәсәлән, кече яшьтән фән белән кызыксынды, куйган максатына ирешү өчен тырышлыгын кызганмады. Урта мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлады, аннары Казандагы аграр университетта белем...
Наталья Исхакова,
район ветеринария берләшмәсе табиб-серологы:
- Һәр бала үзенчә сәләт-ле, аны вакытында күрә белергә генә кирәк. Күп нәрсә гаиләгә бәйле булуын да онытырга ярамый.
Олы улым Альберт, мәсәлән, кече яшьтән фән белән кызыксынды, куйган максатына ирешү өчен тырышлыгын кызганмады. Урта мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлады, аннары Казандагы аграр университетта белем алды һәм шунда аспирантурага керде. Бераздан кандидатлык диссертациясен яклады, хәзер фән докторы булырга әзерләнә. Аграр университетның бухгалтерлык учеты һәм аудит кафедрасы доценты, студентларга икътисад фәненнән укыта. Кызыбыз Эльвира нечкә күңелле, кешеләргә ярдәмчел булуы белән аерылып торды. Шуңа күрә Казан медицина көллиятен сайлавы бер дә гаҗәп түгел. Берничә елдан бирле ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә фельдшер булып эшли. Бәлки әле белгечлеген дә алыштытырга туры килер, чөнки ул хәзер читтән торып Казан ветеринария медицинасы академиясендә укый. Безнең эшне дәвам итәргә (без ирем белән икебез дә ветеринарлар) уйлагандыр инде.
Кызыбыз малларны бик ярата. Урамда ташлап киткән эт яки мәчене беркайчан читләтеп үтми. Кирәксә, бик теләп дәвалый.
Кече улыбыз Роберт да тырышып укый, математика белән кызыксына. Абыйсы Альберт кебек, ул да фән юлыннан кереп китәр, дип уйлыйбыз.
Елена Бурумова,
"Олимп" спорт комплексы тренер-укытучысы:
- Үзем дә балачактан чаңгы спортын яраттым, балалар да күбрәк физкультура белән теләп шөгыльләнәләр.
Олы улым Егор (аңа 13 яшь) беренче класстан бирле чаңгы спортын ярата. Район ярышларында үз яшьтәшләре арасында иң яхшы өчлеккә керә. Ирем белән беркайчан да балалар спортта югары күрсәткечләргә ирешсен, дигән максат куймыйбыз. Иң мөһиме - физкультураны яратсыннар иде. Спорт белән дус булган кешенең сәламәтлеге ныгый, авыруларга бирешми.
Әлегә балалар бакчасына йөрүче Валерия белән Макар да бик иртә чаңгыга бастылар. Бәләкәй булсалар да, чаңгыда бик шәп куалар. Кышларын гаиләбез белән чаңгы шуабыз. Күңелне дә күтәрә, тәнгә көч тә өсти.
Татьяна Коковина,
пенсионер,
- Балаларның нәрсәгә булса да омтылышын күрсәм, аларга тиешле шартлар тудырырга тырышам. Мәсәлән, Максим чит телләрне яратып өйрәнде, шуңа күрә инглиз телен тирәнтен өйрәтүче гимназиягә укырга керде. Ә менә Ольга фән серләрен математика мәктәбендә үзләштерде. Шөкер, өй китапханәбездә китаплар һәрчак күп булды, балалар күп укысын өчен байтак журналлар яздырып алдык. Без моңарчы Архангельск өлкәсенең Северодвинск шәһәрендә яшәдек, ирем белән балаларны театр һәм музейларга күп йөрттек. Балаларыбыз күп нәрсә белән кызыксынып үстеләр. Улыбыз соңыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург университетында юридик факультетта белем алды, кызыбыз исә Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлады.
Хәзер икесе дә җитәкче урыннарда: Максим - Санкт-Петербург шәһәрендәге төзелеш холдингының коммерция директоры урынбасары, Ольга - телевидениенең беренче канал журналисты.
Балаларны кече яшьтән тәртипле, гадел итеп тәрбияләргә тырыштык. Бу сыйфатларның тормышта бик кирәк булуын алар әле гел кабатлап тора. Шөкер, үзләре ачык, киң күңелле булгач, балаларыбызның дуслары да күп.
Татьяна Михайлова,
Гусиха балалар бакчасы тәрбиячесе:
- Балалар күңеленә игелек, шәфкатьлелек орлыгын кече яшьтән салырга кирәк. Мин дә шулай итәргә тырыштым. Шөкер, бик тәртипле, ярдәмчел булып үстеләр. Мәсәлән, Сергей җәен минем йортыма куйдыру өчен пластик тәрәзәләр сатып алды, эшчеләр яллатып куйдыртты. Һәр язда үстерү өчен казлар сатып алып кайта. Кызларым Мария, Надя һәм Галина да онытмыйлар: көн саен шылтыратып хәлемне белешеп торалар, ял көннәрендә төрле күчтәнәчләр төяп кунакка кайталар. Мин үземне бәхетле ана дип әйтә алам....
Балаларым кече яшьтән хезмәтне яратып үсте, һәркайсы белем алып, тормышта үз урыннарын тапты. Мәктәптә укыган елларында һәркайсының үз шөгыле бар иде: Надежда матур итеп рәсемнәр ясады, Галина күбрәк музыкага тартылды, әйбәт җырлый. Хәзер инде үз гаиләләрен корырга җыеналар. Тормышта үзләренә гел уңышлар гына юлдаш булсын иде.
Галина Беляева,
"Рассвет" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре:
- Мин үзем балалар кече яшьтән мөстәкыйль, җаваплы, эш сөючән булып үсәргә тиеш, дигән фикердә торам. Хәер, күп балалы гаиләдә (безнең дүрт бала) башкача була да алмый торгандыр.
Дмитрий техникумны тәмамлаганнан соң Казанда эшли. Анастасия Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен бетереп диплом алырга җыена. Миша белән Даша әлегә мәктәптә укыйлар.
Гаиләдә балалар ярдәмен даими тоеп тордык. Алар балаларны да карадылар, хуҗалык эшләрендә дә төп таянычыбыз булдылар. Күп итеп терлек асрадык, мәшәкать күп булганга күрәдер инде, балаларыбыз бик яшьли кул арасына керде, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп үстеләр. Хәзер мин аларга бөтен эшне дә ышанып тапшырам, чөнки сынатмасларына ышанам. Кирәк вакытта бакча казып бәрәңгесен, яшелчәсен дә утырталар. Шунысын да әйтим, кечкенә балалар эшкә абый-апаларыннан күреп һәм өйрәнеп үстеләр.
Зур гаиләдә алган тәрбия балаларның характерында да чагылыш тапты. Алар бик аралашучан, олыны-олы, кечене-кече итәләр, яшьтәшләре белән уртак телне тиз табалар.
Нина Ермолаева,
хезмәткәр (Болгар шәһәре):
- Кызларыма пөхтәлек кебек сыйфатлар хас. Аларның беркайчан да урамда кәнфит кәгазе дә ташлап калдырмыйлар, якындагы чүп савытына илтеп салалар. Балаларның авызыннан бүгенге яшьләрнең күбесенә хас булган сүгенүле сүзләрне дә ишеткәнем булмады. Ике кызым да олыларга хөрмәт белән карыйлар. Аларны кече яшьтән шулай тәрбияләргә тырыштым.
Олы кызым мәктәпне тәмамлаганда нибары бер генә дүртле билгесе чыкты, кечесе дә аннан калышмый. Мин аларга дүртенче класска кадәр дәрес хәзерләргә булыштым, соңыннан репетитор ялларга туры килде. Өй китапханәсенә әдәби китаплар һәм энциклопедия сатып алдым. Компьютерны Интернет челтәренә тоташтырдым. Боларның барысы да балаларның эрудициясен арттырырга ярдәм итте. Күп укыган, күп шөгыльләнгән бала күп белә, дип дөрес әйтләр.
Нет комментариев