Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар бакчасына – Интернет аша

Бөтен ата-ана алдына иртәме-соңмы баласын бакчага урнаштыру проблемасы килеп баса. Чөнки балалар бакчасы - әти-әни эштә булган чакта балага күз-колак булып торучы учреждение генә түгел, мәгариф системасының беренче баскычы да.

Светлана Никитина,
мәгълүмати-методика үзәге методисты.
Элек балаларны бакчага кабул итү системасы гади булса да, гадел үк булмады. Ата-аналар якын-тирәдәге бөтен балалар бакчасын йөреп чыкканнан соң, мөдир исеменә гариза язып, чиратка басалар.
Бүгенге көндә күп нәрсәләр үзгәрде. Без яңа технологияләр гасырында яшибез, шуңа күрә кәгазь документлы традицион чиратларның электрон чиратка әверелүенә гаҗәпләнергә кирәкми.
Бүгенге көндә баланы бакчага урнаштыру гадиләштерелгән. 2011 елның мартыннан "Электрон балалар бакчасы" системасы эшли башлап, аның нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре комплектлаштырыла. Баланы бакчага бирү турында гариза, баланы бер бакчадан икечесенә күчерү, льготалар бирү, балаларны исәпкә алу, чиратларны тәртипкә салу һәм группаларны комплектлаштыру хәзер бу программа ярдәмендә башкарыла.
Хәзер теләсә кайсы ата-ана гаризаны мәгариф бүлегенә генә түгел, Интернет челтәре ярдәмендә ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша (www.uslugi.tatar.ru) да тапшыра ала. Гариза белән бергә баланың туу турында таныклыгы, ата-ананың яки баланың законлы вәкиле шәхесен раслаучы документ, льготага документ, психолог-медик-педагогик комиссия нәтиҗәсе (сәламәтлеге ягыннан мөмкинлеге чикләнгән бала) кирәк булачак.
Безнең районда кабул ителгән гаризаларның 7 проценты Интернет ярдәмендә килгән. Нинди ысул белән тапшыруга карамастан, барлык мәгълүматлар бердәм электрон базага җыела. Бу мәгълүматлар нәтиҗәсендә бакчаларда буш урыннарга карап, балалар группаларга туплана. Ата-аналар баласының кайчан балалар бакчасына баруын алдан белә алалар. Бу турыда мәгълүматны я мәгариф бүлегендә, я шул ук сайттан алырга мөмкин. Кайбер очракларда ата-аналарда нигә чират алга бармый, ә киресенчә артка чигенә дигән сорау туарга мөмкин.
Чират чынлап та үзгәрергә мөмкин. Сайлап алынган балалар бакчасына чиратка льготаларга ия булган бала язылса, льготалары булмаган баланың чираты артка чигелә. Прокурор һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре, судьялар; Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәсендә радиация нурланышы алган гражданнар; террорлык оешмалары һәм төркемнәре эшен ачыклау һәм юк итү буенча махсус гаскәрләр, РФ Төньяк Кавказ регионы территориясендә берләштерелгән гаскәр группасы составында хезмәт иткәндә һәлак булган (хәбәрсез югалган), үлгән яки инвалид булган хезмәткәрләр һәм хәрбиләр; Дагстан Республикасы территориясендә терроризм белән көрәштә катнашып, үз вазифаларын башкарганда һәлак булган (хәбәрсез югалган), үлгән яки инвалид булган хәрбиләр һәм Эчке эшләр бүлеге, дәүләт янгынга каршы хезмәте, җинаятьләрне тикшерү системасы хезмәткәрләренең балалары льготалы хокукка ия. Инвалид балалар, ата-аналарының берсе инвалид булган балалар, күп балалы гаиләдә үскән балалар, полиция хезмәткәрләре, хәрбиләр, федераль янгынга каршы бүлек хезмәткәрләре һәм хәрбиләре, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль бүлек хезмәткәрләренең балалары бакчага беренче чиратта урнаштырыла.
Яшәү урыны үзгәрү аркасында балалар бакчасын алыштырган бала килгән очракта да чират артка күчерелә (мәгариф бүлеге карары буенча ул автомат рәвештә чиратның алдына куела). Балаларның берсе чираттан киткән очракта (мәсәлән, балага башка балалар бакчасында урын табылса яки ата-аналар бакчадан баш тартса), чират алга күчә.
Агымдагы елның февраленнән балалар бакчасы өчен түләү процедурасы да гадиләшә. Шул ук порталда "Родительская плата" модуле эшли башлый. Ул балалар бакчасы өчен түләргә һәм исәпләнгән суммаларны тикшерергә мөмкинлек бирә.
Шулай итеп, бүгенге көндә ата-аналар баланы балалар учреждениесенә урнаштырырга, бакча өчен түләргә, кирәкле мәгълүматларны алырга мөмкинлек биргән Интернет сайтыннан файдалана ала. Электрон чират балалар бакчасына кабул итү тәртибен ачык күрсәтергә тиеш. Шулай итеп, ул бакчага законсыз алым белән урнашу мөмкинлеген бетерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электрон язма