Купшы чәчәк атып утырган чәчәкләрне күреп, кем генә сокланмый икән? Алар үзләренең гүзәллекләре белән тормышка ямь өстиләр. Болгарда яшәүче педагогия хезмәте ветераны Анисия Коновалова үзенең бөтен буш вакытын бакчада чәчәкләр үстерүгә багышлый.
Ирина Телицына
Анисия Гурьевна җәйне түземсезлек белән көтеп ала. Аңа ул алдан әзерләнә башлый, иртәрәк өлгереп, матур итеп чәчәк атсыннар өчен үзе яраткан чәчәк орлыкларын кыш көне үк чәчә. Ә яз җитүгә күңелле мәшәкатьләр башлана: ул аларның һәрберсен бакчага чыгарып утырта, ә алар җәй буе кешеләрне сокландырып, матур итеп чәчәк аталар. Өй каршындагы бакчада аның ниндиләре генә юк! Кайбер чәчәкләрне ул махсус ясалган Альп таучыгына утырткан. Тау итәгендә төрле күпьеллык чәчәкләр үсә. Алар арасында ландыш чәчәгенә охшаган купена игътибарны җәлеп итә. Купенаның барлык төрләре чәчәк атып утырганда гына түгел, карасу-зәңгәр төстәге орлыклары өлгерә башлагач та бик матур. Эңгер-меңгер башлангач, берничә минут эчендә сары энотераның хуш исле чәчәкләре күзләрен ача. Күпьеллык примула да үзенең төрле төстәге чәчәкләре һәм иртә чәчәк атуы белән бакчага үзенчәлекле ямь өсти. Артык тәрбия сорамый торган рудбекия кечкенә кояшчыклар кебек, һәр үтеп барган кешенең игътибарын җәлеп итә. Узып баручы җәйне туктатырга теләгәндәй, алар караңгы көзгә кадәр чәчәк атып утыра. Бакчаның нәкъ уртасында гөлләр патшабикәсе - гүзәл хоста урын алган. Ул үзенең купшы, үзенчәлекле формадагы яфраклары, үзенә генә хас булган төсе белән күпләрнең игътибарын тарта. Декоратив кыңгырау рәвешендәге чәчәкләре дә бик матур була. Чәчәк атып бетергәннән соң, салкыннар төшкәнче үзенең сусыл яшел яфраклары белән күз явын алып тора, ди Анисия Гурьевна бу гөл турында.
Гортензиягә дә сокланмый мөмкин түгел. Ә купшы сортлы розаларның матурлыгын әйтеп бетерә торган түгел.
Кыска чәчәкләр арасында өч төстәге миләүшәләр яки виолалар да игътибарны җәлеп итә. Портулак бакчага аерым бер матурлык өсти. Клематисны өй янына утыртканнар һәм ул стена буйлап өскә үрмәләгән. Бакчада шулай ук гладиолуслар, вербена, астра, целлозия, лаватера, төрле төстәге бархоткалар күз явын алып утыра. Анисия Гурьевна бөтен чәчәкләрнең дә исемнәрен белә. Исемнәрен генә түгел, кайчан чәчәк атуларын, ничек карарга кирәклеген яхшы белә. Блокнотына чәчәкләр турында барлык мәгълүматлар тупланган.
- Син агроном түгелдер ич? - дип сорыйлар аннан кайбер танышлары.
Әгәр кеше үзе яраткан эшне ихластан башкара икән, агроном булмаса да, ел саен туплаган тәҗрибәсе аңа бу эштә ярдәм итә. Мәсәлән, петунья чәчәкләрен ул гыйнварда ук утырта, ә февральдә инде чәчәк савытлары белән бөтен тәрәзә төпләре тула.
Аларның ишек алдындагы бер генә сантиметр җир дә әрәм булмаган, бөтен җирдә тәртип белән, матур итеп чәчәкләр утыртылган. Асылмалы чәчәк савытларында да төрле төстәге петуньялар күз явын алып чәчәк атып утыралар. Чәчәк утыртылган урыннарны таш белән әйләндереп алганнар һәм алар төрле төскә буялган.
Йорт тирәсен Анисия Гурьевнаның ире карап, матурлап тора. Ул сукмакларны тигез итеп бетоннан ясаган, тирәсен таш белән әйләндереп алган. Сукмакның тирә-ягы көмешсыман цинерария белән әйләндереп алынган.
Бакчаның бер ягында фасоль утыртылган, хуҗа хатын аннан тәмле аш пешерә, аның янында кып-кызыл чәчәкле сальвия игътибарны җәлеп итә. Мунчадан чыкканда хуҗаларны зәңгәр келәмгә охшаган агератум каршы ала. Маттиоланың хуш исе әллә кайларга таралган, шунда ук берьеллык алиссум да бакчага ямь биреп тора.
Теплица быел хуҗаларга зур файда эшләгән. Анисия Гурьевна быел кышка кыяр һәм помидордан күп итеп төрле салатлар ясарга өлгергән. Теплица янында гына тавыклар, дуңгызлар өчен кечерәк кенә сарайлары бар, хуҗа хатын аларны карарга да вакыт таба. Өйдән чыккан урында маттиола яки төнге миләүшәләр хуш ис таратып утыралар. Бу чәчәкнең көндез яфраклары ябыла, ә кичтән һәм иртә белән ачыла. Ә пеларгония (орлыктан үстерелгән яран гөле) савытларга утыртыла һәм кыш көне өйгә алып керәләр.
Мондагы җиләк-җимеш куаклары турында әйтеп китәргә кирәк. Койма буена утыртылган кара карлыган, кура җиләге, крыжовник, чия, жимолость, барбарис куаклары мул уңышлары белән шатландыралар. Монда барысына күп көч куелган, бакчада бер генә чүп үләне дә күрмәссең.
Озак еллар шәһәрнең 1нче мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучы балаларда да табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. Ул караган мәктәп каршындагы чәчәкләр түтәле үзенең матурлыгы белән берничә тапкыр төрле конкурсларда билгеләп үтелгән. Хәер, Коноваловларның үз бакчалары да шәһәр конкурсларында җиңеп чыккан.
- Мин чәчәкләрне генә түгел, җирнең үзендә эшләргә дә яратам, - ди Анисия Гурьевна,- шуңа күрә анда бер генә чүп үләне үстерәсе килми...
Ул ел саен үз бакчасында нинди дә булса яңалык кертергә тырыша. Кызы Екатеринада да гүзәллеккә тартылу, аны ярату кебек сыйфатлар тәрбияли алуына шатлана. Ул да ире Евгений белән үз йортлары тирәсен матурлык дөньясы иткәннәр.
Анисия Гурьевна үзе утырткан төрле үсентеләрне дусларына, танышларына, күршеләренә теләп бирә. Бу йортның бакчасындагы матурлык күңелдә озак сакланыр.
Нет комментариев