Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылның төп байлыгы –кешеләр

Табигатьнең яшеллеккә төренеп килгән бу мәлендә басуларда, йорт тирәсендәге бакчаларда эш тагын да арта. Кыш буе кар астында ял иткән җирдә җиң сызганып эшләр вакыт җитте. Кыскасы, өлгер генә.

Шуңа да карамастан, бу көнне район Мәдәният йортының зур залы тамашачылар белән тулы иде. Хәер, монда гаҗәпләнерлек берни юк: никольскилылар элек-электән үзләренең үзешчән артистлары белән дан тотты. Ни хикмәттер, шәһәр тамашачысы да авылдан килүчеләрнең чыгышларын яратып карый. Сәхнәдән берсеннән-берсе матуррак җырлар агылганда, төрле биюләр башкарылганда һәм мәзәкләр сөйләнгәндә тамаша карарга килүчеләр бар мәшәкатьләрен онытып иркенләп ял итә, үзенчә ләззәт ала.
Концертны алып баручылар Ольга Бурмистрова белән Николай Тареев әүвәл авылның үткән тарихы белән таныштырдылар. Чыганакларга караганда, Никольск авылына ХVIII гасырда Молоствовлар нәселе нигез салган. Тора-бара аларның утары чиркәүле, парклы һәм бакчалы авылларның берсенә әйләнгән. Иң мөһиме - биредә орлов токымлы атлар үрчетүче ат заводы ачылган. Илне шаулаткан үзгәртеп кору елларына кадәр эшләгән бу завод белән никольскилылар чын-чынлап горурланды. Чорлар, буыннар, хуҗалык итү алымнары, авылның тышкы рәвеше үзгәрсә дә, шушы туфракта яшәүче кешеләрнең хезмәткә мөнәсәбәте, туган якка мәхәббәте үзгәрмәде. Әнә шул кешеләр сәхнәгә чыгып үзләренең туган якларына мәдхия җырлады да инде. Алар арасында төрле яшьтәге, төрле милләт кешеләре бар иде. Тамашачылар Гөлеш бакчасында тәрбияләнүче Никита Фролов, Максим Алексеев һәм Евгения Федорованың чыгышларын алкышларга күмде. Борынгы рус җырларын оста итеп башкарган хезмәт ветераны Александра Зайцеваны да кат-кат сәхнәгә чакырып җырлаттылар. Мәктәп укучылары һәм Людмила Колчина, Надежда Тужилкина, Вера Кижеватова составындагы вокаль трио, Фәрит Гыйләҗев, Надежда Малафеева, Александр Тужилкин, Ольга Федорова, Петр Бурмистров, ир-егетләр төркеме башкарган җырлар, бию һәм интермедияләрне тамашачылар җылы кабул итте.
Авылның бүгенге тормышын чагылдырган слайдлар да күрсәтелде, тамашачылар Никольск авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицин, чиркәү әһеле Сергий, педагогия хезмәте ветераны, Никольск урта мәктәбенең элекке директоры Нина Борюшкинаның чыгышларын да тамашачылар игътибар белән тыңлады.
- Мин бу авылда нибары ун ел гына эшләдем, - диде Нина Ивановна. - Әлеге вакыт эчендә шунысына инандым: авылда бөтен яктан алганда да тырыш, эшсөяр, талантлы кешеләр яши. Алар минем күңелдә сизелерлек эз калдырды. Никольскида туып-үскән кешеләрнең байтагы район үзәгендә һәм башка шәһәрләрдә җитәкче урыннарда эшли. Моңа ничек горурланмыйсың! Авылның төп байлыгы - кешеләр…
Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Кичәдә Александр Планин, Талип Әхмәтвәлиев, Зөфәр Миндубаев, Александр Бурмистров, Александр Спиридонов, Светлана Кузьмина, Зоя Мамедова, Игорь Фирсов, Сергей Горелов, Ирина Никитина, Нина Шефова, Марина Крапивина, Галина Борюшкина, Татьяна Петрова, Надежда Исаева, Любовь Кузнецова, Валентина Авдонина, Галия Гарәпова, Надежда Деманькина һәм башкаларның исемен атадылар. Фермерлар, механизаторлар, укытучылар, сыер савучылар - барысы да үзләренең намуслы хезмәте белән авылны үстерүгә зур өлеш кертәләр.
Авылның киләчәге турында залда җыелган халыкка район башлыгы Камиль Нугаев сөйләде. Бүген кечкенә, перспективасыз, дип саналган авылларда да юллар асфальтланган, балалар бакчалары һәм мәктәпләргә ремонт ясала, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсә бара. Халыкның Мәдәният йортларына тартылуы, чиркәүнең торгызылуы да күп нәрсә турында сөйли. Димәк, рухи тормышыбыз сүрелми, бүгенге концерт кебек чаралар да барысын бергә берләштерүгә ярдәм итә. Никольск авылы турында әле йөз елдан соң да горурланып сөйләячәкләренә нык ышанам!
Никольскилылар тырышып эшли дә, матур итеп ял да итә белә. Мондый авылның киләчәге өметле. Гел шулай була күрсен!
Рәсемнәрдә: сәхнәдә - хор; яшь биючеләр Н.Фролов, М.Алексеев; җырчылар Е.Федорова, А.Зайцева, Н. Малафеева; шаян сәхнә күренеше;
фойеда оештырылган күргәзмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев