Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл өчен күңелле яңалык

Өчкүл авылында күптән түгел генә нәниләр өчен сөенечле вакыйга булды - балалар мәйданчыгы ачылды.

Ул "СанТехмонтаж" җәмгыяте инициативасы белән һәм аның исәбенә төзелде. Мәйданчык күл янында, бик матур җирдә урнашкан. Монда балалар өчен һәр нәрсәне кулдан ясаганнар. Таган, кечкенә таучыкны, комлыкны, уңайлы эскәмияләрне агачтан һәм тимердән эшләгәннәр. Аларны агачтан сырлап ясалган җәнлекләр һәм төрле әкият геройларының сыннары бизи. Бу эшләрне агачка уеп рәсем ясау остасы Ренат Шәрипов башкарып чыккан.
Бу эшләрнең барысына да шактый вакыт таләп ителде, шуңа күрә мәйданчык сентябрь ахырында гына әзер булды. Хәзер инде Өчкүл балалары анда рәхәтләнеп уйный ала. Моңа балалар гына түгел, олылар да бик шатланды. Ни өчен мәйданчыкны нәкъ Өчкүлдә ясарга булганнар?
- Бу авылда балалар шактый икән, - дип аңлата төзелеш оешмасы җитәкчесе Артем Тюнев. - Ә уйнарга урыннары юк...
Бу эшкә Өчкүл халкы да үзеннән өлеш кертте. Мәсәлән, Валерий Марянин уңайлы урын табып, аны чистартырга ярдәм итте. Киләсе елга шушы ук оешма әлеге мәйданчыкны тагын да камилләштереп, өлкәнрәк яшьтәге балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга җыена. Чынлап та, мондый башлангыч бары тик мактауга гына лаек. Ләкин шәһәрдәге Дубки мәйданчыгындагы кебек хәлләр монда да килеп чыкмасын иде. Шушы тирәдә яшәүче балалар өчен төзелгән мәйданчыкка бөтен халык шатланса да, көннәрдән бер көнне монда тәртипсезлек кылучылар табылган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев