Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җаваплылык чаралары арттырылды

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан закон нигезендә, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Алар эш бирүчеләрнең хезмәт турындагы законнарны һәм хезмәт хокукы нормалары кергән хокукый актларны бозган өчен җаваплылыкны арттыруны күздә тота.

5.27 маддәнең 1нче өлеше нигезендә, хезмәт хакының минималь күләмен һәм түләү формасын, хезмәт хакын түләү срокларын һәм кайбер башка положениеләрне бозган өчен түбәндәге күләмдә административ штраф бирү күздә тотыла:
- урындагы кешеләргә һәм юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эше белән шөгыльләнүче затларга - 1 мең сумнан 5 мең сумга кадәр;
- юридик затларга - 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр.
Мондый хокук бозуларны икенче тапкыр кабатлаган өчен административ штраф бирелә:
- урындагы кешеләргә - 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр яки бер елдан өч елга кадәр квалификациясен алу;
- юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә - 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр;
- юридик затларга - 50 мең сумнан 70 мең сумга кадәр.
5.27 маддәнең 2нче өлеше нигезендә, эш бирүче рөхсәтеннән башка гына башка кешене эшкә алган затка, эш бирүче яки аның вәкиле эшләүче кеше белән барлыкка килгән хезмәт хокукларын танудан баш тарткан очракта (хезмәт килешүен төземәгәндә), түбәндәге административ штраф бирелә:
- гражданнарга - 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр;
- урындагы затларга - 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 маддәсе 3нче өлеше нигезендә, хезмәт килешүен рәсмиләштерүдән баш тарту яки эшләүче һәм эш бирүче арасындагы гражданлык-хокукый килешүне тиешенчә рәсмиләштермәгән өчен, түбәндәге күләмдә штраф бирелә:
- урындагы затларга - 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр;
- юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр;
- юридик затларга - 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 маддәсе 3 өлешендә күрсәтелгән бозуларны кабат эшләгән өчен:
- гражданнарга - 5 мең сум күләмендә штраф;
- урындагы кешеләргә - бер елдан өч елга кадәр квалификациясен алу;
- юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр;
- юридик затларга - 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр.
Хезмәт законнарын үтәү өчен дәүләт күзәтүен тормышка ашыручы башкарма хакимиятнең законлы карарын тиешле вакытта башкармаган яки тиешенчә башкарып чыкмаган өчен, РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.5 маддәсе 23 өлеше нигезендә, түбәндәге штрафлар каралган:
- урындагы затларга - 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр яки бер елдан өч елга кадәр дисквалификация;
- юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр;
- юридик затларга - 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр.
Исегезгә төшерәбез, эш бирүченең хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукының башка нормаларыннан торган хокукый актларны үтәвен тикшерүне - Федераль хезмәт инспекциясе, ә ТР территориясендә - Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе башкара. Кирәк булганда анда мөрәҗәгать итәргә була (Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 48б).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев