Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ата-бабаларыбыз мирасы

Безнең районның чуаш иҗтимагый-мәдәни үзәге рәисе вазифасын башкаручы санаторий мәктәп-интернаты тәрбиячесе Валентина Михайловна Якличева Татарстан халыклары ассамблеясы советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бүләкне аңа чуаш милли-мәдәни автономиясенең отчёт-сайлау конференциясенә делегат булып баргач, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Аның чуаш халкының мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлеше әнә шулай югары бәяләнде.
Валентина Михайловна ун елдан артык безнең районның чуаш иҗтимагый-мәдәни үзәгенә җитәкчелек итә. Аның активлыгы нәтиҗәсендә бүгенге көндә күп кеше чуаш халкының мәдәни мирасы белән якыннан таныша ала. Бу эштә "Сеспель" фольклор ансамбле, Иж-Борискино мәктәбе каршында эшләп килгән балалар ансамбле чыгышлары, иҗади очрашулар, кичәләр дә зур роль уйный.
Күптән түгел генә борынгы Болгар җирендә чуашларның тарихын һәм мәдәни мирасын өйрәнүгә багышланган "Үткәннәрне барлау" ("Прикосновение к истокам") регионара фәнни-практик конференциясе үткәрелде. Бу чараны оештыруда актив катнашуы өчен Валентина Михайловна шулай ук бүләккә лаек булды. Республиканың чуаш иҗтимагый-мәдәни үзәге рәисе язучы Михаил Юхма аңа тагын бер Мактау грамотасы тапшырды.
Конференциягә безнең районнан делегатлар булып Аграмак мәктәбе укытучысы Лев Еремеев, "Сеспель" ансамбле солистлары Галина Кипрова, Лиана Кузьникова да бардылар.
Аннан алдарак Чабаксар педагогия университеты базасында чуаш диаспорасының актуаль проблемалары һәм үсеш перспективаларын өйрәнү буенча халыкара конференция үткәрелде. Валентина Михайловна аның эшендә катнашып, безнең үзәк башкарган эшләр турында сөйләде. Үз вакытында Чуаш педагогия университетын тәмамлаган җирле рәссам Валериан Киргизин кунаклар игътибарына үз картиналарын тәкъдим итте.
Ә Иж-Борискино мәктәбе укытучысы Татьяна Аптрейкина борынгы Болгарны яңарту программасының ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде һәм бу темага видеоролик күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев