Узган атнада районның чакырылыш комиссиясе утырышы булды.
Утырышта катнашучылар язгы чакырылыш белән бәйле булган кайбер оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр. Аерым алганда, сәламәтлек саклау белгечләренең егетләргә медицина тикшерүе үткәрергә әзерлеге турында сөйләштеләр. Билгеләп үтелгәнчә, безнең егетләр өчен медицина комиссиясе район хастаханәсе базасында оештырылган, тулы күләмдә тикшерүләр үткәрү өчен медицина җиһазлары һәм препаратлар җитәрлек.
Бу язда безнең районнан Кораллы Көчләр сафын 20ләп егет тулыландырырга тиеш. Алар илнең төрле почмакларында хезмәт итәчәк. Оренбургтагы элемтә гаскәрләренә дә җибәрергә тиешләр.
Хәрби комиссар Виктор Лаврентьев билгеләп үткәнчә, райондагы яшьләрнең күбесе ДОСААФның Чистайдагы үзәгендә укып, "С" категорияле автомобиль йөртү таныклыгы алган. Бу үзәкнең әйбәт производство базасы бар, яшьләргә белем алу һәм белгечлек буенча тәҗрибә туплау өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Хәрби комиссар билгеләп үткәнчә, язгы чакырылышны уңышлы үткәрү өчен барлык мәсьәләләр хәл ителгән, барысы да план буенча бара. Озакламый егетләрне хәрби частьларга озата башларга тиешләр.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев