Көзге чакырылыш барышында безнең районнан утызга якын егет хәрби частьләргә китә. Алар РФ гражданнарының мактаулы бурычын үтәүгә - Ватанны саклауга керешәчәк. Соңгы елларда хәрби хезмәтнең элеккеге данын кире кайтару, халык ышанычын яулау өчен күп нәрсәләр эшләнә. Безнең районда көзге чакырылыш ничек бара, аны үткәрүдә нинди яңалыклар кертелгән - бу хакта...
- Сезнеңчә, бүгенге чакырылыш егетләре нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?
- Армиягә чакырыла торган яшьләрнең хәзерлек дәрәҗәсен күтәрү- ул заман таләбе. Армия яңара, коралларның яңа үрнәкләре өстәлә, частьләр заманча элемтә һәм башка техник чаралар белән җиһазландырыла. Аларны сугышчан әзерлектә тоту өчен югары хәзерлекле, акыл һәм физик яктан камил яшьләр кирәк. Соңгы елларда чакырыла торган яшьләрнең күбесе бу таләпләргә җавап бирә. Быел да шулай булачак: ике дистәгә якын егет хәрби-учёт белгечлеге алган, өчесе - югары, калганнары һөнәри-техник белемле. Даими рәвештә армиягә кадет мәктәп-интернатын тәмамлаучыларны җибәрәбез.
- Бу чакырылыш егетләре армия хезмәтен кайсы частьләрдә үтәчәк?
- Алар тигез бүленә. Егетләрнең 20 процентка якыны - коры җир частьләренә, шуның кадәр үк эчке эшләр министрлыгына, һава-десант гаскәрләренә, хәрби диңгез флотына җибәреләчәк. Егетләрнең бер өлеше оборона министрлыгы баш идарәсе частьләрендә хезмәт итәчәк.
Тагын шуны да әйтәсе килә: безнең егетләр арасында аеруча абруйлы саналган хәрби десант частьләрендә, ФСБда хезмәт итүчеләр саны елдан-ел арта. Бу бездән армиягә китүчеләрнең яхшы исәптә булуын күрсәтә һәм без моның белән лаеклы горурланабыз. Алар хезмәт иткән часть командирларыннан әледән-әле рәхмәт сүзләре ишетәбез. Ата-аналарга, хәрби комиссариатка рәхмәт хатлары килә, якташларыбыз иң күп хезмәт иткән частьләргә даими җибәрелә торган район делегациясе вәкилләре дә рәхмәт сүзләрен күп ишетә. Мәсәлән, күптән түгел генә Алексей Волков укыган Ким урта мәктәбенә шундый бер хат килде. Егет хәзер Екатеринбург шәһәре янындагы Еланьдә үзйөрешле артиллерия установкасының механик-йөртүчесе булып хезмәт итә, үз бурычын бик яхшы башкара, дисциплиналы, профессиональ яктан яхшы хәзерлек үткән.
Армиягә китүче барлык егетләребез уңай мораль-психологик сыйфатларга ия, махсус хәзерлек үткәннәр.
- Монда мәктәпләрдә хәрби-патриотик эшнең яхшы оештырылуы, хәрби комиссариатның хәрби һөнәрләрне өйрәтүгә зур игътибар бирүе дә үз ролен уйныйдыр?
- Әйе, үсеп килүче буынны Ватанның чын патриотлары итеп тәрбияләү өчен вакытын да, көчен дә кызганмаган кешеләр җитәрлек бездә.
Кимның "Обелиск" хәрби-патриотик клуб җитәкчесе Борис Андреянов соңгы елларда егетләрне һәм кызларны эзләнү эшләренә актив җәлеп итә, даими рәвештә алар белән Бөек Ватан сугышы булган урыннарга баралар. Рухани Сергей Карпухин, безнең казаклар атаманы Сергей Кобенячкин, кул көрәше буенча тренер Ринат Шәрипов та яшьләр белән зур эш алып бара. Кадет интернат-мәктәбе җитәкчеләре һәм командир-тәрбиячеләре дә бу яктан сынатмый.
Профессиональ хәзерлеккә килгәндә, һәр яз һәм көз ике дистәгә якын егет РОСТОның (ДОСААФ) махсус түләүсез дүрт айлык курсларында укып, машина йөртүче хәрби-учёт белгечлеге алып чыгалар. Бу уңайдан тармак технологияләре техникумын да билгеләп үтәсем килә. Аны тәмамлагач, егетләр машина йөртүче таныклыгын гына түгел, үзйөрешле машиналар - тракторлар, тягачлар йөртү хокукын да алалар.
Боларның барысы да армиядә кирәк булырга мөмкин.
- Армия хезмәтенең абруен күтәрү өчен ниләр эшләнә?
- Соңгы елларда законнарга өстәмә социаль гарантияләргә кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, үзенең хәрби бурычын намуслы үтәп, РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итеп кайткан егетләргә хәзер югары уку йортларына конкурстан тыш керү хокукы бирелә. Моның өчен алар часть командирыннан рекомендация алырга һәм мәктәптә БДИ буенча уңай билгеләргә ия булырга тиеш. 5 якташыбыз инде бу мөмкинлектән файдаланып, Казан югары уку йортларына укырга керделәр.
Моннан тыш, чакырылыш буенча хезмәт итүчеләр өч ел буе илнең теләсә кайсы югары уку йортына керү өчен хәзерлек курсларында түләүсез укырга хокуклы, яшәү өчен аларга тулай торак бирелә. Күптән түгел безгә, егетләр өчен Казан фәнни-тикшерү технология университетында (элекке КХТИ) 20 урын хәзерләп куелуы турында хәбәр иттеләр.
Шулай ук чакырылыш буенча хезмәт иткәннән соң, С категорияле машина йөртүче хәрби-учёт белгечлегенә ия булган егетләр РОСТО (ДОСААФ) курсларында түләүсез укып, Д һәм Е категориясе алып чыгалар. Быел бу мөмкинлектән 8 якташыбыз файдаланды.
Моннан тыш, бу мөһим мәсьәләгә республика һәм муниципаль хакимият зур игътибар бирә. Бөтен җирдә армиягә тантаналы озату кичәләре оештырыла. Хезмәт итүнең беренче көннәрендә уңайлы булсын өчен, һәр егеткә кырыну, юыну һәм язу әсбаплары белән махсус комплект тапшырыла, пластик карталар бирелә. Шулай ук түләүсез бирелә торган кәрәзле телефон аша призывниклар ата-анасы белән даими элемтәдә тора ала. Призывникларны хезмәт итү урынына кадәр җәмәгать оешмасы вәкилләре озата бара ала.
Инде билгеләп үтелгәнчә, безнең район делегациясе даими рәвештә якташларыбыз хезмәт иткән частьләргә барып, командирлары белән очраша. Соңгы вакытта мондый очрашулар Түбән Новгород, Тверь, Чиләбе, Балашиха шәһәрләрендә булды.
- Бу чаралар уңай нәтиҗә бирәме соң?
- Әйе, соңгы елларда егетләребез армия хезмәтенә теләп баралар. Мәсәлән, быел Ямбакты мәктәбен тәмамлаучылар, хәтта югары уку йортларына керүчеләр дә, армиягә китәргә булды. Без дә аларның бу теләгенә каршы килмәдек. Бу соңгы елларда армия хезмәтенә карашның уңай якка үзгәрүенә бер дәлил булып тора һәм безгә киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.
Нет комментариев