Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана – бөек исем

"Бәхет илен" әнкәй корган булган Үзем әни булгач аңладым... Әниләр көне уңаеннан авыл клубында үткәрелгән кичә әнә шундый шигъри юллар белән башланды. Бу көнне кунакка без иң кадерле кешеләребезне - кыз-уллар, оныклар үстергән бөек затларны чакырдык һәм ул күңелле итеп табын янында оештырылды. Табын тулы сый-нигъмәт, аларны да әниләребез үзләре...

"Бәхет илен" әнкәй корган булган
Үзем әни булгач аңладым...
Әниләр көне уңаеннан авыл клубында үткәрелгән кичә әнә шундый шигъри юллар белән башланды. Бу көнне кунакка без иң кадерле кешеләребезне - кыз-уллар, оныклар үстергән бөек затларны чакырдык һәм ул күңелле итеп табын янында оештырылды. Табын тулы сый-нигъмәт, аларны да әниләребез үзләре пешереп алып килгәннәр. Күркә итеннән пешергән бәлеш табынга ямь өстенә ямь өстәде. Кунаклар арасында Габделбәрова Рузалия, Хәмидуллина Рузинә, Гәрәева Фәния, Мортазина Луизаларның җыр-моң яратулары, әниләр турында матур-матур җырларны оста итеп башкарулары һәркемнең күңеленә хуш килде. Фәүзия Мөхәммәтҗанованың гармунда үзе уйнап җырлавы кунакларны дулкынландырмый калмагандыр. Фәүзия оста гармунчы һәм җырчы гына түгел, ә яхшы оештыручы да. Ул һәр өстәл янында утыручыларны такмак-такмазалар әйтеп ярыштырды һәм кичәне тагын да җанландырып җибәрде. Әниләрнең үзләре бала булып әниләренә эндәшүләре, баланы җырлап йоклатулары, елак баланы сүзләр һәм хәрәкәтләр белән тынычландырып күрсәтүләре дә кызык килеп чыкты. "Сез ничә баланың яраткан әнисе"- дигән сорауга да җаваплар төрле булды. "Баланың баласы балдан татлы, сез моны кайчан тойдыгыз?"- дигән сорауга әниләр шунда ук: "Оныклар тугач"- дип җавап бирделәр. Бәйрәмдә кызыклы сораулар җаваплар, хатирәләр белән үрелеп барды.
Әниләребез бәйрәмдә генә түгел, һәр көнне якыннарының, балаларының һәм оныкларының җан җылысын тоеп яшәсеннәр иде.
Флера Хәйретдинова,
Иске Рәҗәп авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев