Әҗмәр авылында капремонттан соң балалар бакчасы ачылды
Бакчаның түбәсе яңартылган.
Бүген Әҗмәр авылында “Малыш” балалар бакчасы капиталь ремонттан соң үзенең ишекләрен ачып җибәрде. Ремонтка акча муниципаль бюджеттан бүлеп бирелгән.
Ачылу тантанасына балалар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабайлары да җыелды.
Мактаулы кунаклар арасында Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары Михаил Шеронов, Әҗмәр авыл җирлеге башлыгы Рәис Вәлитов, Спас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин һәм “Спасагрострой” җәмгыяте генераль директоры Айрат Хәйруллин булды.
Бәйрәмдә Спас районы җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Бакчага йөрүче балалар исә кунакларны чыгышлары белән сөендерделәр.
Ахырда кунаклар өчен яңартылган балалар бакчасы буенча экскурсия оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев