Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һаман да янәшәмдә кебек...

Әле күптән түгел генә гомерлек дустым Анна Петровна Кравченконы соңгы юлга озаттык. Иң якын, кадерле кешеңне югалтудан да авыррак кайгы бармы икән? Анна Петровнаның бу якты дөньядан китеп баруына ышанасы да килми. Без аның белән күптәннән, төгәлрәк әйткәндә, шәһәрне яңа урынга күчергәннән бирле аралашып яшәдек. Анна Петровнаның язмышы җиңел булмады:...

Әле күптән түгел генә гомерлек дустым Анна Петровна Кравченконы соңгы юлга озаттык. Иң якын, кадерле кешеңне югалтудан да авыррак кайгы бармы икән? Анна Петровнаның бу якты дөньядан китеп баруына ышанасы да килми.
Без аның белән күптәннән, төгәлрәк әйткәндә, шәһәрне яңа урынга күчергәннән бирле аралашып яшәдек. Анна Петровнаның язмышы җиңел булмады:
ике ирен, ике улын һәм тәрбиягә алган кызын җирләде. Авыр булса да түзде, сер бирмәскә тырышты. Әле хәленнән килгән кадәр башкаларны да юата белде. Кешеләргә карата ачык йөзле, тәмле сүзле булды, кирәксә, соңгы кисәген дә бүлешергә әзер иде ул. Дини кеше буларак, Анна Петровна чиркәүгә дә ярдәм итеп торды. Мәсәлән, Изге Авраамий храмына, Ржавецтагы һәм Белов урамнарындагы чиркәүләргә булышу җаен тапты. Күңеле гел изгелектә булды. Картаеп ялгызлыктан интегә башлагач, Анна Петровна гомеренең соңгы елларын картлар һәм инвалидлар йортында яшәп үткәрде. Бәлки биредә аңа бераз читенрәк тә булгандыр, әмма аның беркайчан зарланганын хәтерләмим, туган һәр яңа көнгә сөенеп, Ходайга рәхмәтләр укып торды ул. Минем килүемне зарыгып көтеп алды, очрашкач сөйләшеп туя алмый идек. Гомумән, үзебезне туганнар кебек хис иттек. Бәлки шуңа күрәдер, аның бу якты дөньядан китеп баруына ышанасы да килми. Ул бүген арабызда булмаса да, аның белән бәйле истәлекләр хәтердә җуелмый саклана. Мин әле аны һаман да янәшәмдә хис итәм.
Анна ПРОХОРОВА,
сугыш һәм хезмәт ветераны.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев