Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлки районы хатын-кызлары маскировка челтәрләре үрә башлаган

Инициативаны Демидовка авылы халкы күрсәткән.

Әлки районының Демидовка авылы хатын-кызлары хәрби операция өчен маскировка челтәрләре үрә башлаганнар. Инициатива шушы авылда яшәүче Надежда Туровадан чыккан. Бу хакта Әлки хәбәрләре яза.

“Бер танышымның улы хәзер Украинада. Машиналарны дошман күзеннән яшерү өчен маскировка челтәрләренең кирәк булуы турында әйткән. Шуңа күрә ярдәм итәргә булдык” – ди Надежда Турова.

Челтәр үрү катлаулы түгел, иң мөһиме – чимал. Иске киемнәр, тукыма кисәкләре, урын-җир әйберләре дә ярый. Аларны кискәләп, бәйләргә кирәк.

Беренче челтәрне авылның мәдәният йортында ясаганнар. Эштә мобилизацияләнгән солдатларның әниләре, хатыннары катнашкан. Уртак эшкә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова да өлеш керткән.

Тик беренче челтәр уңышсызрак килеп чыккан, чөнки аны ясау өчен ачык төстәге тукыма кисәкләре кулланганнар. Шулай да хатын-кызлар аның барыбер нәрсәгә дә булса кирәге чыгар, дип ышаналар.

Икенче челтәр өчен алар инде хаки, соры, ала төстәге тукыма кисәкләрен җыйганнар. Авылдашлары да чимал белән ярдәм иткән. Челтәр үрү өчен капрон челтәрне танышлары биргән.

Сугышчыларыбызга мөмкин кадәр ярдәм итәргә телибез, – диләр хатын-кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев