Алимент түләмәүчеләрне хәзер дәүләт хезмәтләре аша тикшерергә мөмкин
Яңалык турында Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр итте.
2026 елның 13 гыйнварыннан һәр гражданин бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша кешенең алимент буенча булган бурычларын тикшеә ала. РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы MAX мессенджерындагы каналында «Госуслуги» платформасында алимент түләмәүчеләрнең федераль реестрына керү мөмкинлеге ачылуы турында игълан итте. Хәзер мәгълүматны тикшерү өчен эзләү сервисына тикшерергә теләгән кешенең исем- фамилиясе һәм туган көнен кертү дә җитә.
Бу адым элек рәсми запрос бирүне таләп иткән процедураны шактый гадиләштерә. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, яңа хезмәт хокукый хәбәрдарлыкны арттыру өчен билгеләнгән һәм, мәсәлән, төрле килешүләр төзегәндә яки контрагентның ышанычлылыгын бәяләгәндә файдалы булырга мөмкин. Ул кешенең алимент буенча бурычлыларның рәсми исемлегендә исәпләнәме-юкмы икәнен тиз ачыкларга мөмкинлек бирә.
Реестрга балаларны яисә гаиләнең башка әгъзаларын тәрбияләүгә акча түләмәгән өчен административ яки җинаять җаваплылыгына тартылган затлар, шулай ук суд приставлары тарафыннан шушы сәбәп аркасында эзләнгән затлар кертелә.
Экспертлар бу хезмәт алимент түләмәүчеләргә социаль йогынты ясауның өстәмә чарасы булып та хезмәт итә, дип саный, аларны ирекле рәвештә суд карарларын үтәргә этәрә. Шулай итеп, бу өлкәдә цифрлаштыру балалар һәм алимент алучыларның хокукларын яклау гарантияләрен көчәйтүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев