Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Алдынгылар хәрәкәте» Спас Өлкәннәр йортында булдылар

Районда Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә.

Районда дәвам итүче Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Ольга Карпеченкова җитәкчелегендә җирле «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары Спас Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булдылар.

Очрашу барышында алар кондитер Мелания Фроловага перәннекләр бизәү буенча мастер-класс уздырырга ярдәм иттеләр. Чара социаль учреждениедә яшәүчеләрдә зур кызыксыну уятты.

Активистлар Өлкәннәр йортында яшәүчеләр белән аралашып, аларның тормышы турында күп нәрсә белделәр. Сүз уңаеннан, интернатта яшәүчеләрнең күбесе уздырылган төрле чараларда актив катнашалар, экскурсияләргә, концертларга йөриләр, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнәләр.

Балаларның игътибарын аеруча бакчачылык белән мавыгучы Алексей Сумбулов җәлеп итте. Аның зур тырышлыгы нәтиҗәсендә интернат террриториясе шау чәчктә утыручы гөлләргә күмелгән. Җәен исә Алексей кечкенә теплицада яшелчәләр үстергән.

– «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучы балалар өчен бу уңышлы һәм кызыклы тәҗрибә булды. Аралашуны дәвам итү өчен, активистлар Өлкәннәр йортына тагын да киләргә планлаштыралар, – дип билгеләп үтте Ольга Карпеченкова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев