Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдан тавыш бирү

Узган дүшәмбедә Чистайда кандидатларны ачыклау һәм соңыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатларны күрсәтү буенча партия алдан эчке тавыш бирүләрне үткәрде. Әлеге прайсмеризда район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты. Алдан тавыш бирү тәҗрибәсен бары тик "Бердәм Россия" партиясе генә куллана. Монысын икенче...

Узган дүшәмбедә Чистайда кандидатларны ачыклау һәм соңыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатларны күрсәтү буенча партия алдан эчке тавыш бирүләрне үткәрде.
Әлеге прайсмеризда район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты.
Алдан тавыш бирү тәҗрибәсен бары тик "Бердәм Россия" партиясе генә куллана. Монысын икенче сынау, дияргә мөмкин. Бу чара булачак депутатлыкка кандидатларның рейтингын ачыклау максаты белән уздырыла. Азрак тавыш җыючылар 14 сентябрьдә үткәреләчәк сайлаулардагы кандидатларның төп исемлегенә кертелмәячәк. Алдан тавыш бирүләр республиканың барлык төбәкләрендә дә диярлек үтте.
Республикада "Бердәм Россия" партиясеннән сайлауларда катнашырга 155 кандидат теләк белдерде. Сүз дә юк, барысы да төп исемлеккә эләгә алмаячак. Прайсмеризны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев үткәрде. Берничә кандидат үзләренең сайлау алды программасы юнәлешләре белән таныштырып үттеләр. Алар арасында Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Ларионова, "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең генераль директоры Фоат Вәлиев, "Кулон" җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәхретдинов һәм башкалар (егермедән артык кеше) бар иде. Алар ирешкән нәтиҗәләр, мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалыгы, экология, гаилә институтын үстерү мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы, башка тармакларга кагылышлы булган киләчәк планнары белән таныштырып үттеләр.
Аларның чыгышыннан соң сайлаучылар тавыш бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев