Озакламый совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 ел тулуны зурлап билгеләп үтәчәкбез. Җиңү көне якыная барган саен авыр сугыш юллары үткән туганнарыбыз һәм якыннарыбызны ныграк искә алып сагынабыз...
Владимир НЕСТЕРОВ
Табигатьнең үз законнары. Аны үзгәртеп булмый. Орчык буе кадәр генә үсенте кодрәтле агач булып үсеп җитсен өчен никадәр еллар кирәк. Колач җитмәслек йөзәр яшьлек имәннәрне генә алыгыз сез. Табигать аларны үзенең эссе көннәре, чатнама суыклары белән бик күп сыный. Җирне дер селкеткән яшеннәрне дә кичерә ул имән, туктаусыз койган яңгырны үз тамырлары аша уздыра. Әмма җирдә бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Бер көнне көчле давыл күтәрелеп чыга да, гасырларны кичкән имәнне тамыры белән җирдән кубарып ташлый. Җылы язлар җитү белән әлеге имән үскән урында икенче нәни генә бер үсенте баш калкыта. Кеше дә бу дөньяга шул рәвешле килә, туган җирендә төпләнеп кала, тормышын җайлый, төрле кыенлыкларны җиңәргә өйрәнә. Тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләргә бирелеп гомер үтүен дә сизми кала. Аның эшен балалары һәм оныклары дәвам итә. Тормыш шулай корылган инде, кемдер килә бу якты дөньяга, кемдер мәңгелеккә китеп бара...
Соңгы елда гына да республикада кешелек тарихындагы иң коточкыч сугышның тере шаһитлары булган 13000 ветеран вафат булган. Сугыш безнең илгә никадәр кайгы, күз яшьләре алып килде. Ил азатлыгы өчен көрәшкән солдатларның, тыл ветераннарының хатирәләрен тыңлаганда чәчләр үрә тора. Ничек барысына да түзделәр икән, дип ис китә. Моннан күп еллар элек вафат булган бабамның сугыш турында сөйләгәннәрен мин дә бераз хәтерлим. Нигә шул вакытта барысын да тәфсилләп сораштырмадым икән, истәлекләрен аерым бер кәгазь битләренә дә теркәп кую турында да уйланылмаган шул.
... Моннан утыз еллар элек авыл урамнары буйлап тузан туздырып яланаяк йөгереп йөргән, туп типкән, елгадан чыкмыйча су коенган һәм яр буенда кармак салып балык тоткан вакытларны искә алам да, балачагым күз алдына килеп баса. Китап укырга, телевизордан кинофильмнар карарга да өлгерә идек.
Әлбәттә инде, малайлар белән сугыш уены да уйный идек. Бер мәшәкатьсез, күңелле балачак еллары үтмәс кебек тоелды. Безнең турыда гел кайгыртып торган әби-бабаларыбыз янәшәсендә үзебезне бәхетле хис иттек. Бабайның орден-медальләр белән тулы костюмын киеп көзге каршында басып торырга ярата идем. Ул орден-медальләрне нинди батырлыклар кылганы өчен алган булгандыр, монысын сораштырырга уема да килмәгән. Ишегалдында нидер эшләп йөргән бабай янына килеп сугыш турында сөйләвен үтенгәч, ул карашын читкә бора да: "Аның нәрсәсен сөйлисең инде? Булды ул сугыш, без җиңеп чыктык, менә шул. Бар син, уйнавыңны бел..." дия торган иде. Мин исә: "Ярар, башка вакытта сөйләрсең әле", дип дуслар янына йөгерә идем.
Бабамның бу якты дөньядан китеп баруына да егерме ел узды, миңа калса, аның бер генә дә сугыш турында сөйлисе килмәде. Коточкыч сугыш турында сөйләп, куркытасы, күңелгә шом саласы килмәгәндер. Балалар күңеле болай да бик нечкә, бар нәрсәне үзенә тиз сеңдереп бара. Бабамның мине тыныч тормышта гына яшәтергә теләвен еллар үткәч кенә аңлый башладым.
Шулай да, ул сөйләгән бер вакыйга хәтергә уелып калган.
- Көз азаклары җитеп килә, җиргә инде кар ятты, суыклар көннән-көн ныграк сизелде, - дип башлады сүзен ул. - Атакага кузгалырга приказ көтеп ятабыз, шулчак окоп өстендә кыштырдаган тавыш ишеттем.. Башны күтәрдем, бруствер аша немец солдатын күреп алдым. Ул да миңа карап тора. Разведчик булгандыр, инде... Икебез дә нишләргә белми шулай карашып торабыз. Нидер эшләргә кирәк, мин әйтәм. Кизәнеп, автомат приклады белән дошман солдатының башына китереп бәрдем...
Шулай дигәч, бабамның йөз чалымнары үзгәрде. Җитмеш яшьтә урманда берьялгызы агач аударган һәм бер капчык бәрәңгене эһ тә итмичә иңбашына күтәреп салган бабайның яшь вакытында нинди көчкә ия булуын чамалавы читен түгел иде.
- Дошман солдатының йөзе канга батты, - дип сөйләвен дәвам итте бабам. - Ул авыртуга чыдый алмыйча әллә нинди тавыш чыгарып акырырга тотынды һәм йөзе белән җиргә капланды, шулчак атака башланды. Без окоплардан чыгып алга ташландык. Көчле атыштан юньләп берни күренми. Ул немец солдаты белән ниләр булуын белә алмадым...
Мин аның янәшәсендә утырып һәр сүзен игътибар белән тыңладым. Чәчләренә чал йөгергән, сугышта аяклары һәм куллары яраланган бабам белән чиксез горурландым. Илгә Җиңү китергән солдатлар барысы да кыю, батыр булган, киләчәк буыннар тыныч тормышта яшәсен өчен гомерләрен кызганмыйча ут астына барып кергән бу кешеләргә нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә аз булыр кебек.
Авылга, авыл тормышына җаны-тәне белән береккән бабам менә дигән балта остасы, столяр иде. Авыл халкына тегермәндә онын да тарттырды, башка игелекле гамәлләрне дә күп кылды. Үлем турында авыл картларын соңгы юлга озатканда гына уйлый торган булгандыр. Илдә сугыш башлангач, яу кырына киткәндә ни уйлады икән? Сугыш бит уен түгел, анда үлем сине адым саен сагалап тора. Алда ни буласы берәүгә дә мәгълүм түгел. Җиңү безгә җиңел бирелмәде, никадәр асыл затларыбыз илебез азатлыгы өчен сугыш кырында ятып калды. Сугыш сынауларын үтеп исән калганнар исә, җиң сызганып илдә яңа тормыш төзүгә кереште.
Сугыш гөрелтеләре тынуга 70 ел үтсә дә, барысы да истә, азатлык солдатлары һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы мәңге онытылмас. Без алар алдында мәңге бурычлы!
Нет комментариев