Урта Йорткүл авылында Өлкәннәр көнен зурлап билгеләп үттек. Бәйрәм көнне ремонттан соң яңарып, матурланып киткән мәдәният йортында авылның өлкән яшьтәге кешеләрен мәктәп укучылары һәм укытучылар, авыл җирлеге башлыгы Г. Кәримуллина, мәдәният йорты җитәкчесе З. Вәлиев каршы алды.
Фойеда әзерләнгән мул сыйлы табын янында күңелле гәпләшеп, бер-берсенең хәлләрен белешеп, тәмле итеп...
Урта Йорткүл авылында Өлкәннәр көнен зурлап билгеләп үттек. Бәйрәм көнне ремонттан соң яңарып, матурланып киткән мәдәният йортында авылның өлкән яшьтәге кешеләрен мәктәп укучылары һәм укытучылар, авыл җирлеге башлыгы Г. Кәримуллина, мәдәният йорты җитәкчесе З. Вәлиев каршы алды.
Фойеда әзерләнгән мул сыйлы табын янында күңелле гәпләшеп, бер-берсенең хәлләрен белешеп, тәмле итеп чәйләр эчкәннән соң кадерле апа-абыйлар, әби-бабайлар, урта буын вәкилләре тамаша залына юнәлделәр. Килгән кунаклар монда авылыбыз кул осталарының иҗат җимешләрен күреп хозурландылар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, бер генә минутларын да бушка сарыф итәргә яратмаган Сөембикә апа Нургаязованың күз явын алырлык бәйләгән чәчәкләре, кәнәфи һәм урындык җәймәләренә, Игламова Флера апаның чиккән сөлге-япмаларына, мәктәптә технология дәресләре укытучысы Румия Хәсәнованың бисер һәм төсле тасмалардан үрелгән гөлләренә, Таһирова Гөлназ һәм Әхмәтҗанова Айсылуның йомшак уенчыкларына, яшь кенә булсалар да инде күп төрле эш серләрен белгән бертуган Ләйлә һәм Илсөяр Зариповаларның бәйләгән кофта һәм жилетларына, чиккән әйберләренә һәркем сокланып карады.
Кичәнең икенче өлешендә авыл җирлеге башлыгы Г.Кәримуллина өлкәннәргә җылы теләкләрен юллады, аннары сүзне авылның хөрмәтле кешесе Ильяс Габделбарый улына бирде. Залда утыручыларның күңелләрен нечкәртеп, Коръән аятьләре һәм сүрәләре яңгырады. Дала Йорткүл авылы имам-хатибы Хөсәен Әхмәтвәли улы килгән кунакларга исәнлек, имин көннәр теләде, үзе иҗат иткән шигъри юлларны да укып китте. Аннары сүзне мәктәп укучылары һәм укытучылары алды.Чәчләренә чал кунган, йөзләрен өлкәннәргә хас булган сабырлык, мөләемлелек билгеләре бизәгән авылдашларыбыз башлангыч сыйныф укучылары белән оештырылган "Әпипә" ансамбленең җыр һәм биюләрен, күзләргә яшь китерерлек чыгышларын, 4 сыйныф укучысы Зарипова Илүзәнең әниләргә багышланган җырын, 3 сыйныф укучысы Сәгытдинова Ләйсәннең күбәләктәй очып биюен, мәктәбебезнең җырчы кызлары Вәлиева Алия, Ибраһимова Гөлшат һәм Нургаязова Рамиләнең дәртле җырларын, күңелле биюләрен йотлыгып карадылар. Укытучылар Нургаязова Әлфия, Вәлиева Айсылулар башкаруындагы җырлар өлкәннәрне тагын бер кат яшьлекләренә алып кайтты.
Һәркем әлеге бәйрәмнән күтәренке рух, яхшы кәеф, бәйрәмне оештырган һәркемгә: укучыларга, аларның җитәкчесе Вәлиева Айсылу Рифкать кызына, тәмле чәй табыны әзерләгән авыл Советы хезмәткәрләренә, акчалата ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә олы рәхмәт хисләре белән таралды. Бәйрәм соңрак өйләрдә, районыбызның мәгариф, почта оешмалары, "Авангард" һәм Е.Чугунов җитәкчелегендәге "Хузангай" оешмалары тарафыннан җибәрелгән күчтәнәчләр белән дәвам итте.
Зарипова Алсу,
Урта Йорткүл төп мәктәбенең
татар теле укытучысы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев