Ак мәчеттә Ураза бәйрәмен билгеләп үттеләр
Чара уртак намаз белән тәмамланды.
Болгар шәһәренең Ак мәчетендә Ураза бәйрәменә багышланган бәйрәм намазы узды. Гает намазында Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев һәм Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов катнашты.
Бәйрәм Коръән сүрәләрен укудан башланды. Ак мәчет имамы Али хәзрәт Таҗиев вәгазь сөйләде.
“Ураза бәйрәме – Аллаһы Тәгалә каршында зур бурычларын үтәп, Рамазан аенда ураза тотучылар өчен зур шатлык", – дип мөрәҗәгать итте ул.
Камил Нугаев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.
"Ураза бәйрәменең күп гасырлык традицияләрендә буыннар дәвамлылыгы, халкыбызның мәңгелек игелек һәм гаделлек идеалларына омтылышы чагылыш таба. Ата-бабаларыбызның изге эшләрен дәвам итеп һәм арттырып, без традицион кыйммәтләр нигезендә мөселман өммәтенең бердәмлеген эзлекле рәвештә ныгытабыз, милләтара һәм динара хезмәттәшлекне үстерәбез һәм камилләштерәбез. Ватаныбыз өчен катлаулы чорда мөселманнар башка милләт һәм дин вәкилләре белән бергә иңгә-иң куеп Ватаныбызны саклыйлар. Рамазан аенда Җиңү, яралыларны савыктыру һәм һәлак булган сугышчыларның рухларын тынычландыру турында кылган догаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителсен. Татарстан мөселманнарының югары омтылышлары һәм көндәлек эшләре безнең күпмилләтле республикабыз яшәгән динамик иҗади ритмга тулысынча туры килә”, диелгән иде бу котлауда.
Шулай ук Камил Нугаев үз исеменнән мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады һәм Аллаһы Тәгаләнең барысына да мәрхәмәтен һәм фатихасын бирүен теләде.
Академия ректоры Фәрхәт Хөснетдинов та җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
"Ураза бәйрәме – шәфкатьлелек бәйрәме, ә Рамазан ае – яхшылык кылу һәм начар гадәтләрдән баш тарту вакыты. Бу матур бәйрәмдә Аллаһы Тәгалә йөрәкләребезне иман, мәрхәмәт һәм мәхәббәт белән тутырсын! Барыгызга да чын күңелдән бәхет, тынычлык, сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим!", – диде ректор.
Чара уртак намаз белән тәмамланды. Мәчеткә җыелган барча мөселманнарны тынычлык һәм иминлек турында уртак дога берләштерде.
Фото: Болгар ислам академиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев