Ачык тыңлауларга әзерләнәбез
Мәҗбүри таләпләрне үтәүнең хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча ачык тыңлауларында катнашу өчен теркәлү 1 сентябрьгә кадәр ачык.
Чираттагы ачык тыңлаулар 2019 елның 12 сентябренә билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте Идарәсе квартал саен Мәҗбүри таләпләрне үтәүнең хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча ачык тыңлаулар уздыра.
Чараларны уздыру графигы нигезендә, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсенең 2019 елның 3 кварталы йомгаклары буенча ачык тыңлаулар 2019 елның 12 сентябренә, сәгать 10га, Казан шәһәре, Четаев урамы, 18А йорт (Чистай урамы ягыннан керергә, А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 8нче уку корпусы) адресы буенча билгеләнгән.
Фикер алышу өчен тема: “2019 елның 3 кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы салым органнарының хокук куллану практикасы мәсьәләләре. Хезмәт күрсәтү тармагының 2019 елның 1 июленнән онлайн-кассаларга күчүе. “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимын куллану буенча актуаль мәсьәләләр”.
Идарәнең ачык тыңлауларны үткәрүнең элемтәләре, координация һәм оештыруны тәэмин итү өчен җаваплы заты, салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Каюмова Гөлфия Илдар кызы, тел. 8(843) 235-13-70.
Ачык тыңлауларда катнашучылар өчен алдан теркәлү мәҗбүри һәм форма буенча кушымта нигезендә башкарыла. Тәкъдим ителгән темалар һәм теркәү өчен форманы 2019 елның 1 сентябренә кадәр g.kayumova@nalog.ru электрон адресы буенча җибәрергә мөмкин. Чараны хәзерләү барышында алынган сорауларга җаваплар чараны үткәргәндә гомумиләштереп биреләчәк.
ТР буенча Федераль салым хезмәт Идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев