219 меңнән артык татарстанлы «Добро.рф» сайлаган
Республиканың волонтерлык хәрәкәте илкүләм проект ярдәмендә актив үсә.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Добро.рф» Федераль платформасында 219 241 ирекле хезмәткәр теркәлгән. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, республикада эшчәнлекнең 18 төрле юнәлешен үз эченә алган 5 меңнән артык ирекле оешма уңышлы эшли.
Төбәктә волонтерлыкка ярдәм итү буенча 33 «Добро.Центр» бар. Бу үзәкләр җәмгыятькә файдалы эш белән шөгыльләнергә әзер кешеләрне берләштерә, аларга кирәкле белем һәм мөмкинлекләр бирә. Моннан тыш, республиканың барлык 45 муниципалитетында да җирле волонтерлык үзәкләре эшли.
Ярдәм хакимият органнары һәм коммерциягә карамаган оешмалар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган 1650 чараны үз эченә ала. Һәр муниципаль берәмлектә волонтерларга ярдәм итүне гарантияли торган документ кабул ителде, бу исә төбәктә әлеге хәрәкәтне үстерү өчен өстәмә шартлар тудыра.
«Татарстан Республикасы доброволецлык мәгълүмати-ресурс үзәге» яшьләр эшләре министрлыгы һәм республика хакимияте ярдәмендә волонтерлыкны үстерү буенча зур проектларны гамәлгә ашыра. Әһәмиятле инициативалар арасында — биш ел эчендә 1756 гариза җыйган «Игелекле Татарстан» Республика премиясе һәм «Игелек жире» конкурсы, аның кысаларында муниципалитетлар матди-техник җиһазлар алдылар.
Биш ел эчендә миллионнан артык катнашучыны берләштергән «Язгы яхшылык атнасы» һәм «Көзге яхшылык атнасы» сезонлы акцияләре аеруча популяр. Россиядә беренче «Добрый» волонтерлары өчен профильле лагерь оештырылды, анда инде 4 меңгә якын кеше катнашында 59 чара узды.
Гуманитар эшчәнлеккә аерым игътибар бирелә: республикадагы 86 "Добро.Логистика" склады аша волонтерлар гуманитар йөкләр ташуны оештыралар.
"Безнең өчен доброволецлык хезмәте — гомер эше, — дип билгеләп үтә мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин. — Без республика җитәкчелеге һәм Рәис Рөстәм Миңнехановның ярдәмен югары бәялибез, бу безгә динамик рәвештә үсәргә һәм игелек юлын Татарстанның барлык халкы өчен дә аңлаешлы итәргә мөмкинлек бирә».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев