2025 елда Татарстанда милли проект буенча 200 километрдан артык юл ремонтланган
Юл инфраструктурасын яхшырту буенча эшләргә 14,2 млрд сум акча юнәлдерелгән.
Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында юл челтәрен үстерү программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Агымдагы елда республикада планлаштырылган эшләр 100% ка башкарылган, 200 километрдан артык автомобиль юлы тәртипкә китерелгән, бу максатларга 14,2 миллиард сум бүлеп бирелгән, шуның 7,2 миллиарды - федераль бюджеттан.
Эшләр бер үк вакытта берничә юнәлештә алып барылды: эре шәһәр агломерацияләрендәге юллар, төбәк трассалары һәм җирле керү юллары яңартылды. Казанда мөһим шәһәр магистральләрен — Октябрь, Декабристлар һәм Рәхимов урамнарын да кертеп, 21,8 км юл ремонтланган. Яр Чаллыда 11,3 км юл өслеген тәртипкә китергәннәр, Түбән Камада — 3 километр диярлек.
Төбәк трассаларында да шактый эшләр башкарылган. Республиканың торак пунктларын тоташтыручы 164,7 км юлга капиталь ремонт ясалган. Яңартылган участоклар арасында — Яшел Үзән, Балтач, Әлки, Баулы һәм Спас районнарындагы юллар.
"Милли проект буенча эшләр аерым контрольдә тора. Сыйфатлы юллар - халыкка уңайлы булу гына түгел, төбәкнең икътисадый үсешендә дә зур әһәмияткә ия", — дип ассызыклады Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгының автомобиль юллары идарәсе башлыгы Кәрим Нурмөхәммәтов.
Программаны гамәлгә ашыру Татарстанның юллар челтәренең торышын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Төбәк трассаларының яртысыннан артыгы һәм шәһәр агломерацияләрендәге юлларның 85% тан артыгы норматив таләпләргә туры киләчәк. Бу юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә уңайлылык һәм куркынычсызлык дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев