Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үзең үстергән – тәмлерәк

Җәй көне район мәктәпләре үзләрендәге ашханәләрне яшелчәләр, җиләк-җимеш, төрле тозлыклар, маринадлар, кайнатмалар белән тәэмин итү мөмкинлегеннән тулысынча файдаланып калырга тырышалар. Бу юнәлештә мәктәпләрдә эшләр ничек оештырылган икән?

Наталья Черняева,
Аграмак мәктәбе
директоры:
- Элегрәк безнең мәктәп бакчасы районда иң зурлардан саналды, аның мәйданы гына да гектар ярым чамасы җирне алып тора. Еллар үткәч, укучылар саны азайды, шунлыктан бакчаның мәйданын да киметергә мәҗбүр булдык.
Безнең ике теплицабыз бар. Бөтен рассада, яшел тәмләткечләрне шунда үстерәбез, апрель ахырында ук кыяр-помидор утыртабыз. Алар иртә өлгерә һәм инде июнь аенда мәктәп яны хезмәт лагерына йөргән балалар табынында яңа өзеп алынган яшелчәләр була. Артып калганын тозлап яки маринадлап куябыз.
Җиләк-җимеш бакчасыннан ел саен күп итеп алма һәм җиләк җыябыз. Быел чия, кура җиләге, кара миләш уңышы сөендерде. Алардан кайнатмалар ясыйбыз яки шул килеш кенә туңдырып куябыз.
Мәктәп участогына аз-азлап кишер, чөгендер, кәбестә, суган да утыртабыз. Бәрәңге утыртканыбыз юк, аны мәктәп ашханәсе өчен район ярминкәләрендә башка мәктәпләрдән алыштырып алабыз.
Укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм укучылар карап-тәрбияләп торганга күрә, бакчадан ел саен мул уңыш алабыз. Ул мәктәп ашханәсенә кыш буена җитәрлек була.
Ольга Ашмарина,
Полянка мәктәбе
директоры:
- Мәктәп бакчасында безнең якларда үскән барлык яшелчәләрне диярлек - кыяр, помидор, ташкабак, баклажан, патиссон, кабак, кишер үстерәбез.
Кайбер яшелчәләр тизрәк өлгерсен өчен аларны башта рассада юлы белән үстерәбез, аннары теплицага күчереп утыртабыз. Мәктәп бакчасында бернинди ясалма ашламалар да кулланмыйбыз. Бакчада үскән яшелчәләр экологик яктан чиста дип, ышаныч белән әйтергә була.
Хәзерге вакытта суганны алып бетердек һәм киптерергә куйдык. Быел чия дә бик уңды, аның байтагын туңдырып куйдык. Пешекчеләребез кыяр-помидор, яшел тәмләткечләрне дә эшкәртеп бара.
Барлык культуралар, шул исәптән бәрәңге дә, мул уңыш вәгъдә итә. Димәк, укучыларыбызны тәмле ашлар белән сөендерә алырбыз.
Артып калган яшелчә һәм җиләк-җимешне халыкка яки ярминкәләрдә сатабыз. Алган табышны мәктәпкә ремонт ясау, бәйрәмнәр оештыру һәм башка кирәк-яракларга тотабыз.
Елена Ермолаева,
Бураково мәктәбе
директоры:
- Мәктәп участогының файдасы күп, без ел саен җитмеш сутый җиргә күп итеп яшелчәләр утыртабыз.
Быел җәй коры килү сәбәпле, бакчада эшләүчеләргә бик авыр булды. Шулай да карап-тәрбияләп торгач, барлык культуралардан да әйбәт уңыш алдык. Аеруча кыяр белән помидор уңды. Пешекчебез Анастасия Шәйдуллина яшелчәләрдән утыз банкадан артык ассорти япты, хәзер төрле салатлар ясау белән мәшгуль. Болар кышын укучыларның табынын төрләндерергә ярдәм итәчәк.
Ташкабак, кишер, кабак, бәрәңге дә уңды. Соң өлгерә торган кәбестәгә суны күпләп сибәбез, аны кышка тозлап куярга җыенабыз.
Эксперимент рәвешендә бакчада кавын белән карбыз да үстереп карадык. Быел алар өлгереп җитәргә тиеш, дип уйлыйм, чөнки көннәр бик эссе тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев