Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Югары бәя бирделәр

Билгеле булганча, 2006нчы елдан Татарстан Республикасында дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү максатыннан "Мин татарча сөйләшәм" республикакүләм конкурс-акция үткәрелә башлады. Шушы акция кысаларында безнең мәктәптә дә күп кенә чаралар үткәрелә.

2015 нче елның 19 мартында Болгар шәһәренең 1нче урта мәктәбендә "Гаилә бәйрәме" узды. Бәйрәмдә татар балаларыннан тыш рус балалары да катнашканлыктан, акция шартлары буенча номерлар бары татар телендә генә булды. Укучылар ата-аналары белән татар телендә генә аралаштылар, "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең эмблемаларын һәм логотипларын кулландылар.
"Гаилә бәйрәме"ндә мәктәпнең 1-8 нче сыйныф укучылары актив катнашты.
Беренче булып сәхнәдә әниләр турындагы җыр белән Хәйруллина Әнисә Гаяз кызы җитәкчелегендәге "Ләйсән" ансамбле чыгыш ясады. Алардан соң бер-бер артлы яшь талантлар үзләренең шигырьләре, җырлары һәм биюләре белән ата-аналарны шатландырдылар. Килгән кунаклар балаларның чыгышларын игътибар белән карадылар һәм яратып кабул иттеләр.
Бәйрәм ахырында Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы хезмәткәре Абдрахманова Люция Шамил кызы ата-аналар һәм балалар белән төрле кызыклы һәм мавыктыргыч конкурслар үткәрде. Конкурсларда, әлбәттә, дуслык җиңеп чыкты.
Гомумән, "Гаилә бәйрәме" мавыктыргыч узды. Аңа килгән кунаклар да, укучылар һәм укытучылар да югары бәя бирделәр.
Әхтәмов Рамил 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев