Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшьлек елларын хәтерләтте

Люция Хәйбуллина, Ямбакты балалар бакчасы мөдире. 9 мартта Ямбакты авылы мәдәният йортында Юныс Әминовның "Өти балак" дигән комедиясен куйдылар. Анда 7-9 сыйныф укучылары катнашты, алар белән бергә мәдәният йорты директоры Рәмзия Насыйрова, җирле китапханәче Ләйлә Хөсәенова да тырышып әзерләнгәннәр. Әсәрне сәхнәгә куярга әзерләгәндә авыл музее җитәкчесе Сания апа Хөсәенова да...

Люция Хәйбуллина,
Ямбакты балалар бакчасы мөдире.
9 мартта Ямбакты авылы мәдәният йортында Юныс Әминовның "Өти балак" дигән комедиясен куйдылар. Анда 7-9 сыйныф укучылары катнашты, алар белән бергә мәдәният йорты директоры Рәмзия Насыйрова, җирле китапханәче Ләйлә Хөсәенова да тырышып әзерләнгәннәр. Әсәрне сәхнәгә куярга әзерләгәндә авыл музее җитәкчесе Сания апа Хөсәенова да читтә калмаган, ул сәхнә бизәлеше өчен байтак экспонатлар биргән.
Менә пәрдә ачылды. Авыл сәхнәсенең бизәлеше, артистларның костюмнары 60-68нче елларны хәтерләтте. Зал тулы халык тын да алмый башкаручыларның уйнавын күзәтә, сынатмаслармы, сүзләрен онытмаслармы, рольләргә керә белерләрме икән?
Ләкин борчылулар юкка булып чыкты. Укучылар рольләрне үзләренә хас осталык белән башкарырга тырыштылар.
Тамашачылар арасында өлкән буын вәкилләре дә күп иде. Алар үзләренең яшьлек елларына кайтып, колхоз чорын, кул белән сыер сауган, кичләрен бары бергә җыелып мәш килеп театр уйнап йөргән чакларын искә төшереп утырдылар. Юныс Әминов әсәрендә колхоз чоры вакыйгалары чагылдырылса да, яшь тамашачылар өчен дә гыйбрәт алырлык урыннары күп иде. Оештыручылар бу әсәрне сайлап бик дөрес эшләгән.
Әсәр уйналып бетте, сәхнәгә "яшь артистлар" чакырылды. Менә алар берәм-берәм сәхнәгә чыктылар: 7 сыйныфтан Данияр Хөсәенов (Нури), 8 сыйныфтан Рамил Җиһаншин (Миндар), Диләрә Сафина (Мәрьям), Алсинә Сибагатова (Сәкинә), 9 сыйныфтан Рифат Галәветдинов (Мәрван), Дәниф Фәйзетдинов (Ситдыйк), Эльвина Әхмәтова (Мәүлидә), Гөлия Корбанова (Гөлүзә). Аларны тамашачылар, бигрәк тә әти-әниләре, әби-бабайлары, мәдәният йорты хезмәткәрләре көчле алкышларга күмделәр.
Бу кичтә тамашачыга яшьлеккә әйләнеп кайту өчен тагын бер мөмкинлек туды. Алар өчен "Әниемнең уңган куллары" дигән күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә буыннан-буынга күчеп, оныкларга мирас булып калган, әби-бабаларыбыз өчен зур горурлык хисе уятырлык кул эшләре (сөлге, тастымал, ашъяулык, төрле челтәрләр) куелган иде. Бу экспонатларның барысы да авыл музееннан алынган.
Барлык тамашачылар исеменнән мәдәният йорты директоры Рәмзия Насыйровага һәм үз рольләрен оста башкарып, тамашачылар күңелендә җылы хисләр калдырган мәктәп укучыларына, китапханәче Ләйлә Хөсәеновага һәм музейны оештыручы Сания апабызга зур рәхмәтләр әйтеп, эшләрендә, тормышларында һәм укуларында уңышлар телим.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X