Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшик әле сөенеп

Кайтып киләм, кыяр-кыймас, Уч төбемә сыяр-сыймас. Тау астында ал бишегем, Иске Рәҗәп - туган җирем. Нәзилә Хәмидуллина, Нәфис Каюмов, 11 класс укучылары. Туган як, туган туфрак, туган якның сихри табигате. ...Шундый кадерле, якын бу сүзләр.Һәркем өчен үзенең туган авылы, җанына рәхәтлек бирә торган гүзәл табигате газиз. Туган туфракның әреме дә,...

Кайтып киләм, кыяр-кыймас,
Уч төбемә сыяр-сыймас.
Тау астында ал бишегем,
Иске Рәҗәп - туган җирем.
Нәзилә Хәмидуллина,
Нәфис Каюмов,
11 класс укучылары.
Туган як, туган туфрак, туган якның сихри табигате. ...Шундый кадерле, якын бу сүзләр.Һәркем өчен үзенең туган авылы, җанына рәхәтлек бирә торган гүзәл табигате газиз. Туган туфракның әреме дә, миләше-мәтрүшкәсе дә күңелгә дәва бирә, яшәү көче өсти.
Һәр якның матурлыгы, гүзәллеге каләм әһелләре әсәрләре аша әдәбиятка үтеп керә, башкаларны да таң калдыра, сокландыра.
Безнең Иске Рәҗәп авылы үзенең каләм әһелләре, журналистлары белән дә мәртәбәле. Шуларның берсе - журналист һәм шагыйрь, күп кенә җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, "Болгар" якташлык җәмгыяте рәисе, язучылар берлеге әгъзасы Камил Шәмгун улы Сәгъдәтшин шушы көннәрдә үзенең туган авылы мәктәбенә 60 яшьлек юбилеен үткәрергә кайтты. Аның белән бергә "Ватаным Татарстан" газетасы баш редакторының беренче урынбасары Габделбәр Газиз улы Ризванов, Лаеш Агро генераль директоры Самат Әмир улы Җиһаншин, җырчы Зөбәрҗәт Минсафина да юбилярны котларга кайтканнар. Шулай ук Камил абыйның дуслары, укыткан укытучылары, классташлары да бу кичәдән читтә калмадылар.
Шигырь язучы бит ул тормышның гүзәл якларына соклана белә. Хәзергесе көндә безнең мәктәптә берничә укучы каләм тибрәтә. Алар иҗат иткән шигырьләр район газетасында басылып чыга. Менә шулай мәктәптә укыган чакларында ук Камил абый да әдәби түгәрәккә йөреп үзенең беренче иҗат җимешләренә әкрен генә нигез салган. Шушы кичәдә Алия Сәмигуллина, Ландыш Вилданова, Илфат Исламов, Чулпан Галимова, Гүзәлия Мөхәммәтҗанова, Нәфис Ибраһимовлар авторның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
Камил Сәгъдәтшинның иҗат тематикасы күп төрле: ата-анага, укытучыга, туган якка булган мәхәббәт, сабырлык, сагыну-сагыш, мәхәббәт һ.б.турында яза ул. Кичәдә бу темаларның берсе дә читтә калмады.
"Парлы толымнар" җырын җырчы Зөбәрҗәт, авыл гимнына әйләнгән "Болгар-Рәҗәп"җырын 7-11 сыйныф укучылары бик матур итеп башкардылар. Камил абыйга атап Илфат Исламов, Лилия Минсафина, Эльвира Гыйльметдиновалар башкаруында башка автор җырларын да ишетергә туры килде. Автор кичәдә укучыларга китапларын, җырлар язылган дискларын бүләк итте, укучылар белән истәлеккә фотога төште.
Арабызда шундый шәхесләр булу безнең өчен горурлык. Без Камил абыйның шигырьләрен, газетадагы язмаларын укып: "Ул бит безнең авыл кешесе, без укыган мәктәптә укыган, без йөргән сукмаклардан йөргән, без коена торган күлдә коенган!"- дип горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев