Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь туган якны өйрәнүчеләр – тарихи җирдә

Республиканың “Чыганаклар. Туган якны өйрәнүчеләрнең Спас җирендә очрашуы” форумында Ким урта мәктәбе укучысы Виктория Кислюк белән Кузнечиха төп мәктәбеннән Ләйсән Нуруллина җиңүче булды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Укучыларда туган ягыбыз тарихына мәхәббәт уяту, гражданлык һәм патриотик позиция тәрбияләүне, Татарстан Республикасында туган як тарихын өйрәнүчеләр арасыннан иң активларны ачыклау максатын күздә тоткан бу форумның Болгар музей-тыюлыгында әле беренче тапкыр гына уздырылуы.
Форум Истәлек билгесенең конференц-залында үтте. Чараны ачу тантанасында район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Нугуманова, форумның җитәкчесе, республика мәгарифне үстерү институтының тәрбия һәм өстәмә белем бирү лабораториясе мөдире Марат Шәехов, мәгариф бүлеге җитәкечесе Александр Ермилин, музей-тыюлык директорының фәнни эш буенча урынбасары Андрей Фәсхетдинов катнашты.
Аннары яшь туган якны өйрәнүчеләр һәм педагоглар конкурсның дүрт мәйданчыгында проект эшләре белән таныштыруга керештеләр. Форумга җитмешкә якын тикшерү эше тәкъдим ителгән булган, сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, шуларның егерме сигезе соңгы этапка үткән. Форумда катнашу өчен Болгарга Татарстанның унөч муниципаль районыннан вәкилләр килүен әйтергә кирәк. Спас районы данын шәһәрдәге беренче, Ким, Кузнечиха һәм Көек мәктәбе укучылары, Бураково һәм Иске Рәҗәп мәктәпләре педагоглары яклады. Безнең җиңүчеләр “Тикшерү эшләре” секциясендә катнашты. Унынчы класс укучысы Виктория Кислюк жюри игътибарына «Казан каймасы» (обвод) кешеләр язмышында” эшен тәкъдим итте, ә Ләйсән Нуруллина “Якташлар” номинациясендә “Тарихи вакыйгалар күзлегеннән чыгып караганда, Архип Шувалов язмышы” проекты белән чыгыш ясады. Шунысын әйтергә кирәк, ике укучы да игътибарга лаек булырлык проект әзерләгән, архив материалларын тырышып өйрәнгән. Монда аларның тарих укытучылары Нина Романова (Ким) белән Лариса Пашинаның (Кузнечиха) да хезмәтләрен билгеләп үтәргә кирәк. Безнең район укытучылары арасыннан җиңүчеләр һәм призерлар арасына мәгариф бүлеге методисты, форумны оештыручы Маргарита Маркова һәм Иске Рәҗәп мәктәбенең тарих укытучысы Мәдинә Җамалиева да керде. Башка җиңүчеләр белән беррәттән, аларга да Мактау грамоталары һәм сувенирлар тапшырылды.
Катнашучылар һәм аларның остазлары сертификатлар һәм истәлек бүләкләренә лаек булды. Алар арасыннан Болгардагы 1нче урта мәктәпнең 8 класс укучысы Елизавета Петряева, Көек мәктәбенең 6 класс укучысы Адилә Габделбәрова, Бураково мәктәбенең тарих һәм туган тел укытучысы Ринат Галиевны билгеләп үтәргә мөмкин. Моннан тыш, районның кайбер педагогларына һәм Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләренә мәгарифне үстерү институтының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Педагоглар һәм музей хезмәткәрләренең кулга-кул тотышып эшләвен ачык күрсәткән  бу форумның зур әһәмияткә ия булуы да билгеләп үтелде.
Соңыннан форумда катнашучылар өчен музей-тыюлык буйлап экскурсия оештырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев