Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа уку елына кем яхшырак әзерләнгән

Август ахырында район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлек смотр-конкурсына йомгак ясалды. Махсус комиссия урыннарны түбәндәгечә билгеләде:

урта мәктәпләр арасында

Беренче урын Иске Рәҗәп мәктәбе коллективына бирелде, икенче урынны шәһәрнең 1нче һәм 2нче мәктәпләре бүлеште, өченче урынны Бураково мәктәбе коллективы алды.

Укытучыларның август киңәшмәсендә аларга Мактау грамоталары, 15 мең, 10 һәм 8 мең сумга сертификатлар тапшырылды.

төп мәктәпләр арасында

смотр-конкурста Красная Слобода мәктәбе коллективы җиңүче дип табылды, икенче урында - аграмаклылар, өченче урынны Көек һәм Танкеевка мәктәбе коллективлары бүлеште.

мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында

Беренче урынны шәһәрдәге "Родничок" балалар бакчасы коллективы алды, икенче урында - Антоновка һәм Гусиха, өченче урынны Чәчәкле һәм Ямбакты балалар бакчасы коллективлары бүлеште.

Мактау грамоталары белән бергә аларга 8 мең, 5 мең һәм 3әр мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Язгы-җәйге сезонда мәктәп яны участокларында зур эшләр башкарган Никольск мәктәбе коллективы 5 мең сумлык сертификатка лаек булды, Антоновка һәм Иж-Борискино урта мәктәпләре, Иске Рәҗәп, Красная Слобода, Никольск мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 3 мең сумлык сертификат һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа уку елы әзерлек смотрконкурс