Яңа җиңүләргә!
Болгардагы П.А.Карпов исемендәге кадетлар мәктәп-интернатының география һәм биология укытучысы Татьяна Ибраһимова укыту процессын камилләштерүгә, үз белемен тулыландыруга һәрвакыт зур игътибар бирә.
Евгений САВИНОВ,
кадетлар мәктәп-интернаты директоры.
И.Н.Ульянов исемендәге Ульяновск педагогия университетын тәмамлаган Татьяна Ибраһимова безнең мәктәптә әле күптән түгел генә эшли башласа да, үзен инде һәр яктан да танытырга өлгерде. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге уку йортында бик яхшы билгеләренә генә укыган ул, “Россиянең интеллектуаль ресурслары” программасында катнашырга өлгергән. Ул безнең мәктәптә дә бик күп ачык дәресләр уздырды, үзенең педагогик осталыгын район һәм республика дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә күрсәтеп хөрмәт казанды.
2012 елда Татьяна Сергеевна “Татарстан Республикасының ел укытучысы-2012” конкурсының “Педагогик дебют” номинациясендә җиңүче булды, республиканың “минем кече ватаным” конкурсында тирән эчтәлекле тикшеренү эше белән катнашып, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның әле тагын “Универсиада идеяләрен популярлаштырган өчен” алган Мактау грамотасы да бар.
Аның дәресләрен укучылар һәрвакыт көтеп алалар. Ул алар белән интеллектуаль уеннар оештыра, төрле тәҗрибәләр үткәрә, теге яки бу проблема буенча фикер алышулар оештыра. Намуслы хезмәте, балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен 2017 һәм 2018 нче елларда район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды. Татьяна Сергеевна ирешелгәннәр белән генә чикләнеп калмый, 2019 елда ул яңадан педагогларның Бөтенроссия осталык конкурсында катнашты һәм “Ел укытучысы” республика конкурсының финалына чыкты.
Мондый конкурсларда катнашу өчен зур белем һәм тәҗрибәгә ия булырга кирәк.
– Минем өчен беркайчан да тәнәфесләрнең булганы юк, – ди Татьяна Сергеевна, – мин бу кадерле вакытта укучылар белән сөйләшеп калырга, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә тырышам...
– Мәктәптә эшләү – зур бәхет, – ди Татьяна Сергеевна. – Укучыларым янына көн саен ашкынып киләм, алар да мине көтеп торалар кебек тоела...
Киләчәктә дә бу педагогны зур җиңүләр көтә. Аңа яңа уку елында зурдан-зур уңышларга ирешүен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев