Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уйланырга мәҗбүр итә

Укучыларга да, укытучыларга да шактый борчу китергән чыгарылыш имтиханнары ниһаять артта калды. Бу сынаулар укучының белемнәрен генә түгел, аның көчен, ныклыгын да тикшерергә һәм һәр кешегә үз эшенә бәя бирергә, хаталарны төзәтергә, тәҗрибә тупларга һәм тиешле нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә.

Людмила Рыбакова,
мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары.
Имтиханнар һәрвакыт бик киеренке үтә. Бу аңлашыла да, чөнки һәркемнең сынауны тапшырып кына калмыйча, мөмкин булганча күбрәк балл җыеп, белем алуны дәвам итү өчен үзе теләгән уку йортына керәсе килә. Быел 127 укучыга тулы урта мәктәп өчен имтиханнар тапшырырга рөхсәт ителде. Бу сынауны уңышлы үтүчеләр күп булса да, ни кызганыч, тиешле балл җыя алмаган укучылар да булды. Мәсәлән, бер укучы - рус теле, икенчесе математика буенча биремнәрне башкарып чыга алмыйча, аларга сынауны икенче тапкыр үтәргә туры килде.
Мәҗбүри дисциплиналар буенча уртача балл узган елгыдан артыграк булуы шатландыра. Рус теле буенча бу күрсәткеч 61,2 балл (2011 елда 56,4) тәшкил итте, тик бу республиканың уртача күрсәткеченнән кимрәк (64,3). Ә менә математика буенча без республика дәрәҗәсендә барабыз - 55,6 балл (былтыр 47,7 иде).
Рус теле буенча иң югары нәтиҗәне Кузнечиха урта мәктәбе укучысы Елена Каштанова күрсәтте - 98 балл. Ул шулай ук инглиз теле буенча - 92 балл, әдәбияттан 91 балл җыйды. Ул, шулай ук Ләйсән Минәтуллина (Полянка), Мария Краснова һәм Мария Тихомирова (Ким), Татьяна Палагина, Диана Яфарова (1нче мәктәп) мәктәпне алтын медальгә тәмамладылар. Көмеш медальләр Артём Новиков, Эльмира Галиуллина, Валерия Горелышева, Ксения Комиссарова (2нче мәктәп), Татьяна Охотникова (Ким), Ленар Ибәтов (Ямбакты), Айрат Нургаязов һәм Илшат Мәхмүтовка (Урта Йорткүл) тапшырылды. Моннан тыш, Илшат математика буенча иң югары нәтиҗә күрсәтте - 74 балл.
Үзләре сайлаган фәннәр буенча имтихан нәтиҗәләре түбәндәгечә: химия - 53,1 балл, биология - 51,8 балл, тарих - 53,2 балл, информатика - 58,5 балл, инглиз теле - 75,5 балл.
Төрле мәктәп күрсәткечләренә анализ ясагач, рус теле буенча уртача 74 балл җыйган Ким мәктәбе (укытучы Надежда Лукашина) алда бара.
Антоновка укучылары - 70, 2нче мәктәп - 66,8 балл җыйган. Математика буенча иң яхшы күрсәткеч Өчкүл мәктәбе укучыларыныкы (укытучы Алсу Лешева) - 62,5 балл, Ким мәктәбенең дә моннан бераз гына кимрәк.
Дүрт чыгарылыш класс укучысына БДИ тапшыру рөхсәт ителмәгәнен дә билгеләп үтәргә кирәк. Расланган кагыйдә буенча, нәтиҗә аттестациясен тапшыру программаны үзләштергән һәм барлык фәннәр буенча уңай билгеләр алган укучыларга гына рөхсәт ителә. Ни кызганыч, бу укучылар тиешле таләпләрне үтәмәде.
Һәм, ниһаять, 200 кеше 9 класс өчен имтиханнар (ГИА) тапшырды (1 укучыга рөхсәт бирелмәде). Аларның бишесе - рус теле, унысы математика буенча биремнәрне башкарып чыга алмадылар һәм бу фәннәрне икенче тапкыр тапшырганда гына уңай билге алдылар.
Имтиханнар тагын бер тапкыр төпле белемне тырышып укыганда, укучы белән укытучы бердәм эшләгәндә генә алып була икәнен күрсәтте.
Бу тармакта башкарасы эшләр күп әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев