Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уңышлар юлдаш булсын!

Рузилә Шәйдуллина Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 9 классында укый. Яшьтәшләреннән бер ягы белән дә аерылып тормый: шундый ук кызыксынучан, максатчан, тырыш, иҗади. Барлык фәннәрне дә тырышып үзләштерә, үзенә тапшырылган эшләрне төгәллек белән үтәргә аның сабыр, тыныч холкы ярдәм итә. Рузилә мәктәптә уздырылучы барлык чараларда да актив катнаша. 2009 елны мәктәпнең...

Рузилә Шәйдуллина Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 9 классында укый. Яшьтәшләреннән бер ягы белән дә аерылып тормый: шундый ук кызыксынучан, максатчан, тырыш, иҗади. Барлык фәннәрне дә тырышып үзләштерә, үзенә тапшырылган эшләрне төгәллек белән үтәргә аның сабыр, тыныч холкы ярдәм итә. Рузилә мәктәптә уздырылучы барлык чараларда да актив катнаша.
2009 елны мәктәпнең ял лагерына Түбән Кама шәһәренең дини уку йортыннан ике шәкертнең килүе Рузиләнең дингә карата булган мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртте. Шуннан соң ул берничә ел мәчеттә оештырылган укуларга йөрде. Быелгы дини укуларның берсен дә калдырмаска тырышты. Һәр
дәрестә үзенә яңа мәгълүматлар алды, күп нәрсәләр белән кызыксынды. Рузиләнең викторинага әзерлеге барышында Иске Рәҗәп мәхәлләсе имамы Рамил хәзрәт Галимовның хезмәте дә зур булды. Ак мәчет имамы Руслан хәзрәт Фәхретдинов һәм Болгар мәчете мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт дәресләре дә искиткеч бай, байтак мәгълүматларга ия иде. Викторина сорауларына җавап табу белән генә чикләнмичә, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) тормышына, эшчәнлегенә һәм динебезнең бай тарихына кагылышлы күп яңалыклар тупланды.
Рузилә бу викторинага бик тырышып әзерләнде. Әлбәттә инде, зур дулкынлану хисе дә кичерде. Баштарак каушап калса да, соңрак үзен кулга алып, викторина сорауларына дөрес һәм тулы җаваплар бирә алды. Аллаһының рәхмәте һәм бүләге буларак, җиңү дә яулады әле.
Рузиләнең мәктәптә, район күләмендә уздырылучы олимпиада, конкурс, төрле конференцияләрдә катнашып та призлы урыннарга лаек булганы бар.
Быел, мәсәлән, татар теле буенча районда уздырылган олимпиадада мактаулы беренче урынны алды. Гаяз Исхакый истәлегенә багышлап Чистайда узган республика фәнни-эзләнү конференциясендә дә аңа беренче урын насыйп булды. Казан федераль университетының татар теле буенча үткәрелгән олимпиадасында өченче урынны алуы да күп нәрсә турында сөйли. Габдулла Тукайның 128 еллыгына һәм Җиңү көненә карата әзерләп үткәрелгән шигырь конкурсында аның иҗат эше лаеклы рәвештә беренче урынга лаек булды. Рузилә буш вакытларында рәсем ясарга ярата. Мәктәптә аеруча математика фәнен, рус, инглиз, татар телләрен тырышып үзләштерә.
Рузилә гаиләдә әти-әнисенә, туганнарына, дусларына карата бик игътибарлы. Аларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша, өйдәге эшләрне һәрчак теләп башкара. Ул әле тагын тәмле итеп ашарга да пешерә, тегү, кул эшләренә осталыгы бик зур. Ходай аңа киләчәктә бәхетле тормыш насыйп итсен, барча изге эшләрендә юлдаш булсын иде.
Рамил Галимов,
Иске Рәҗәп мәхәлләсе имамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев