Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Уңышлар юлдаш булсын

Беренче мәктәпнең унберенче класс укучысы Александр Яковлев үз алдына куйган максатына ирешә торган кеше. Бу егетнең киләчәге өметле дип ышаныч белән әйтергә була. Төрле конкурсларда катнашуы, укытучыларының фикере моңа дәлил булып тора.

Марина Зайцева
Узган ел "Умники и умницы" Бөтенроссия гуманитар олимпиаданың региональ этабында катнашу Александр өчен иң истә калырлык вакыйга булгандыр. Бу интеллектуаль бәйгегә ул тарих буенча яхшы нәтиҗә күрсәткән унынчы класс укучылары арасында эләккән.
Ярымфиналда республиканың йөзгә якын укучысы катнашкан. Рус теле һәм Татарстан тарихы буенча тест үткәннән соң бәйгене утыз кеше дәвам иткән, алар арасында Александр Яковлев та булган. Олимпиада финалында ул теоретик буларак катнашкан һәм алып баручының бер соравына дөрес җавап биргән һәм аңа медаль тапшырганнар. Ул чакта призерлар арасына керә алмаса да, мондый мәртәбәле бәйгедә катнашу аның өчен бик файдалы булган.
Тарих фәне белән Александр күптән кызыксына, шул исәптән Татарстан тарихы белән дә. Газета язмалары, сайт материаллары, региональ телевизион каналлар буенча ул Болгар музей-тыюлыгы үсешен дә кызыксынып укып һәм карап бара. Бу яңалыкларга беркем дә битараф кала алмый, ә музей-тыюлыкның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүе зур вакыйга булды. Бу район яшьләренә дә эшкә урнашу өчен яңа перспективалар ачты.
Тарих белән кызыксынуы Александрга булачак һөнәрен сайларга ярдәм иткән: унберенче классны тәмамлаганнан соң, ул Казан федераль университетының тарих факультетына укырга керергә, киләчәктә фән белән шөгыльләнергә җыена. Аның уй-теләкләре чынга ашыр дип ышанасы килә.
Фән белән кызыксынудан тыш, Александрга җаваплылык, төгәллек кебек сыйфатлар хас. Кагыйдә буларак, мондый кешеләр үз максатына ирешә торган булалар.
Әлбәттә, ул күп нәрсә белән кызыксына. Укытучылар сүзенә караганда, Александрның башка гуманитар фәннәргә дә сәләте бар. Быел ул җәмәгать белеме (бишенче урын) һәм әдәбият (дүртенче урын) фәннәре буенча республика олимпиадаларында катнашкан. Үзенең сүзләренә караганда, ул укырга ярата, аеруча классик әдәбиятны ярата. Мәсәлән, Михаил Шолоховның "Тихий Дон" һәм Булгаковның "Мастер и Маргарита" әсәрләрен ул әледән-әле хәтерендә яңартып тора. Яңа мәгълүматлар җыю өчен Интернет челтәренә дә еш керә.
- Саша Яковлев - информация сәгатьләренә әзерләнгәндә беренче ярдәмчем ул минем, - ди класс җитәкчесе Рисәлә Кривоногова. - Кирәкле темага материаллар сайлый, аны фотолар, графиклар, аңлатмалар белән тулыландыра. Саша бик үзенчәлекле шәхес дияр идем. Җитдилеге, һәр мәсьәләгә олыларча каравы белән класстагы башка балалардан аерылып тора. Башка фәннәр буенча да өлгереше әйбәт, белемле, аның белән аралашуы да кызык.
Александрның киләчәге өметле булуында шигем юк...
Александр класс тормышында да актив катнаша. Мәсәлән, "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау отряды составына күп тапкырлар мәктәп сәхнәсенә чыккан. Иң яхшы укучыларның берсе буларак, быел ул "Ел укучысы-2015" район конкурсында мәктәп данын яклаган.
Күптән түгел ул машина йөртүче курсларын тәмамлап, "В" категорияле машина йөртүче таныклыгы алган. Хәзер әтисе машинасында практик күнекмәләр ала. Ә әти-әнисе өчен Александр - хуҗалык эшләрендә беренче ярдәмче ...
Мәктәпне тәмамлап, тиешле уку йортын сайлау өчен бик аз вакыт калып бара. Нинди генә юлны сайласа да, аңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев