Укучыларыбызның зур уңышы
2014 ел Россиядә Мәдәният елы дип игълан ителде. Ул безнең тарихи үткәнебез белән кызыксынучылар өчен дә зур уңышның башы. Чөнки мәдәни мирасыбызның алыштыргысыз өлешен риваятьләр, әйтемнәр, өлкән кешеләрдән язып алынган зирәк хикәяләр һәм истәлекләр тәшкил итә. Аларны өйрәнү туган ягыбызның томанлы тарих сәхифәләрен яктырта.
Түбән Кама шәһәрендә 1 февральдә уздырылган "Тамырларың хакында онытма"дигән өченче Республика фәнни-гамүли конференциядә район мәктәпләреннән ике кеше катнашты. Көек төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Хәлиуллина Ландыш (җитәкчесе А.Казаков һәм Иж-Борискино урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Елизавета Абасева (җитәкчесе - З.Мокшина) әлеге мәртәбәле ярышта катнашып мактаулы 2нче урынны алдылар. Хәлиуллина Ландышның тикшерү эше Көек авылының үткәнен яктыртучы риваятьләргә һәм истәлекләргә багышланган булса, Елизавета Абасеваның тикшерү эше бабасының сугышчан юлы турында иде. Әлеге киң күләмле эш авылыбызның Ак әбиләреннән язып алынган истәлекләрдән төзелде һәм Беренче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларының якынлашып килүче юбилейларына багышланды.
Айдар Казаков,
Көек мәктәбенең тарих укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев