Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучыларга үрнәк була белде

Укытучы - беренче чиратта, балага белем дөньясына беренче адымнарын ясарга өйрәтүче, аның күңелен аңлап, теләсә нинди авыр хәлдә ярдәмгә килергә әзер торучы кеше. Ул укучыларының тугрылыклы дусты да.

Ольга Гаврилина

Һәр укытучы олы хөрмәткә лаек. Ләкин алар арасында баланың шәхес буларак үсешенә зур йогынты ясаучылар, чын иптәш булучылар да аз түгел. Минем өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Александровна Теймурова әнә шундыйлардан.

Тәҗрибәле педагог, остаз, яхшы күңелле кеше, акыллы һәм чибәр бу укытучыбыз мәгариф системасында инде чирек гасыр эшли. Балаларны үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк, дигән гыйбарәне ул бик яхшы белә. Наталья Александровна әле яңа гына эшкә килгән яшьләр белән дә тәҗрибәсен теләп уртаклаша. Аның һәр дәресе мавыктыргыч үтә. Наталья Александровна укучыларында рус теле һәм әдәбияты фәненә мәхәббәт тәрбияләүдән тыш, кешелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Аның киңәшләре киләчәктә дә тормышыбызда кирәк булыр дип уйлыйм. Әйе, безнең укытучы сүзен тыңламаган, дәресләрне әзерләмичә килгән яки дәрескә бөтенләй килмәгән чаклар да булды. Мондый вакытларда Наталья Александровна һәрвакыт безнең хәлебезгә керергә, сабыр гына аңлатып бирергә тырышты. Ә бу бит һәркемнең хәленнән килми, үз-үзеңне тыеп калу бик авыр бит.

Наталья Александровна һәр дәресне җанландыра белә, һәр укучыны кызыксындыра ала торган укытучы. Аның дәресләре һәрвакыт эчтәлекле үтә, беркайчан да эчпошыргыч булмый. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнүгә аеруча зур игътибар бирә. Укучыларга катлаулы темаларны аңлату өчен ул вакытын да, осталыгын да кызганмый. Минемчә, чын укытучы нәкъ шундый булырга һәм балаларга белем биреп кенә калмыйча, тормышыбызны кызыклырак, эчтәлеклерәк итә дә белергә тиештер.

Һөнәри бәйрәме алдыннан мин Наталья Александровнаны һәм үзем укыган 1нче мәктәпнең барлык укытучыларын бәйрәм белән котлап, безнең өчен эшләгән яхшылыклары, сайлаган һөнәргә тугрылыклары өчен рәхмәт әйтәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы дус Наталья Александровна Теймурова