Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучылар һәм укытучыларны бүләкләделәр

Бу көннәрдә генә узган ел нәтиҗәләре буенча безнең районның бер төркем укучысы һәм укытучылар төрле конкурсларда ирешкән уңышлары өчен грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнүе билгеле булды.

Мәктәп тәҗрибә участокларының республика смотр-конкурсында өченче урынны алган Антоновка мәктәп тәҗрибә участогы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнгән. Шул ук мәктәп укытучысы Нина Николаевна Спиридонова участок эшенә керткән иҗади өлеше өчен диплом белән билгеләп үтелгән.
Балалар иҗат йортының "Радуга" экология лагерена экология лагерьлары һәм мәктәп лагерьлары конкурсында өченче урынны алган өчен ("Мәктәп яны экология лагерьлары" номинациясе) министрлык дипломы тапшырылган.
ТР мәгариф һәм фән министрлыгының республика экология-биология методик үзәге дипломнары белән балаларга өстәмә белем бирү автор программалары һәм экология белән биология буенча методик эшләнмәләр конкурсында катнашучылар: коррекция мәктәп-интернатының биология укытучысы Марина Юрьевна Гусева (беренче урын), Куралово мәктәбенең биология укытучысы Александр Михайлович Кутлаев (икенче урын), Иж-Борискино мәктәбе укытучылары З. Б. Мокшина, Н. Г. Данилина, И. А. Егорова, В. В. Шитовкин (өченче урын), Мактау грамоталары белән - Ямбакты мәктәбе укытучылары Руфия Насыйх кызы Сөнәгатова һәм Алия Фирдүс кызы Сипиева (массакүләм чаралар һәм дәресләрнең методик эшләнмәләре өчен), Бураково мәктәбеннән укучыларның "Темперамент" фәнни берләшмәсе җитәкчесе Лариса Ильинична Захарова (методик эшләнмәләр циклы өчен), Бураково мәктәбе укучысы Эльвира Гайнуллина ("Безнең дүрт аяклы дусларыбыз" эшләнмәсе өчен) билгеләп үтелгән.
"Минем кече ватаным" һәм "Подрост" конкурсларында актив катнашулары өчен Бураково мәктәбенең фәнни берләшмә әгъзалары ("Экология-туган якны өйрәнү буенча юл йөрткеч" номинациясе) һәм шул ук мәктәпнең укучысы Ульяна Захарова ("Урманчылык һәм урманны өйрәнү" номинациясе) ведомство дипломнары белән бүләкләнгән.
Балалар иҗат йортының экология һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Роза Алиева бу бүләкләр педагогларның югары һөнәри осталыгына һәм укучыларның иҗади сәләтенә дәлил булуын билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев