Тугызынчы класс укучыларына тарих буенча телдән имтихан өстәячәкләр
Мәгариф министрлыгы укучыларның җавапларны сайлап кына калмыйча, ничек фикер йөртә алуларын тикшерергә булган.
Россия мәктәпләрендә үзгәрешләр булачак. 2027-2028 уку елыннан тугызынчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханы алдыннан тарих буенча телдән имтихан тапшырачаклар. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов тарихи агарту буенча ведомствоара комиссия утырышында белдерде.
Министр сүзләренчә, бу хакта күптән укытучылар һәм тарихчылар белән фикер алышканнар. Хәзер инициатива гамәлгә кертеләчәк. БДИда инде тарихи инша бар, ә тугызынчы класстан соң имтиханны телдән имтихан белән тулыландырачаклар.
Кравцов сүзләренчә, яңа имтихан укучының даталарны ничек ятлаганын тикшерү өчен түгел, ә аның фикер йөртә һәм үз фикерләрен әйтә белүен аңлау өчен кирәк. Монда инде механик ятлау җитәрлек булмаячак.
Укытучыларны яңа форматка хәзер үк әзерли башлаячаклар. Сүз уңаеннан, мәктәпләрдә тарих буенча күрсәткечләр начар түгел: биш ел эчендә ОГЭда икеле алган укучылар саны 4 тән 2,5 процентка кадәр кимегән. Ә уртача балл дүртлегә кадәр диярлек җиткән – 3,95.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев