Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әткәм-әнкәмнең теле

Гөлүсә Сафина, 1нче мәктәпнең милли тәрбия һәм белем бирү буенча директор урынбасары.

Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык, милләт югала. Туган телне саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - һәр кешенең изге бурычы. Быел да республика күләмендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе старт алды. Ел да уздырыла торган бу бәйгенең үзенә күрә бер хикмәте, тарту көче бар: бәйгедә татарлар гына түгел, рус мохитендә белем, тәрбия алган укучылар да бик теләп катнаша. Гомумән, укучылар әдәби-мәдәни чараларның үзәгендә булырга тырышалар. Безнең мәктәп тә бу акция эшендә актив катнашып килә. Акциябезнең төп максаты - халыкны, аеруча яшьләрне, татар телендә сөйләшүгә, бер-берсе белән аралашуга, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтә белүләренә җәлеп итүгә, татар халкының гореф - гадәтләренә, йолаларына ихтирам хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Билгеле булганча, безнең районда күбесенчә руслар яши. Без, боларның барысын да исәпкә алып, акция барышында үткәрелә торган чараларны кызыклырак һәм җанлырак итеп төрле формада оештырырга тырышабыз.
Акция барышында без "Теремок" балалар бакчасында кунакта булдык. Нәни дусларыбыз белән очрашу күңелле үтте. Халкыбызның төрле уеннарында, бию - җырларында балалар бик теләп катнаштылар. Мәктәбебездә 8-11 нче сыйныф укучылары өчен "Тел - рухи байлыгыбыз" дигән кичә дә җанлы үтте. Кунакка шәһәребезнең ак әбие - Наилә апаны чакырдык. Ул балаларга әхлак турында сөйләде, үзенең иҗат җимеше булган мөнәҗәтләре, бәетләре белән таныштырды. Бу очрашу балалар күңелендә тирән эз калдырды. Бу акциягә багышлап үткәрелгән чараларда мәктәп администрациясе, укытучылар, техник, ашханә хезмәткәрләре дә читтә калмады.
Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Әйдәгез шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Телебезнең матурлыгы, сафлыгы, байлыгы һәм моңы еракка яңгырасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев