Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Телләр белгән ил ачар»

Минсафина Гөлүсә, 1нче мәктәпнең милли тәрбия һәм белем бирү буенча директор урынбасары. Хәзерге көндә чит телләр өйрәнү көннән-көн популярлаша бара. Бу заман таләбе. Чөнки чит илләр белән даими рәвештә аралашуда фән һәм техника өлкәсендә күп телләр белүче белгечләр әзерләүнең мөһимлеге ачыклана, раслана, дәлилләнә. Безнең Болгар шәһәренең 1нче урта мәктәбендә дә...

Минсафина Гөлүсә,
1нче мәктәпнең милли тәрбия һәм белем бирү буенча директор урынбасары.
Хәзерге көндә чит телләр өйрәнү көннән-көн популярлаша бара. Бу заман таләбе. Чөнки чит илләр белән даими рәвештә аралашуда фән һәм техника өлкәсендә күп телләр белүче белгечләр әзерләүнең мөһимлеге ачыклана, раслана, дәлилләнә. Безнең Болгар шәһәренең 1нче урта мәктәбендә дә укучылар татар, рус, инглиз, алман телләрен өйрәнәләр. Ә быелгы уку елында, дәрестән тыш чара буларак, гарәп телен өйрәнү кертелде. Уку елы башыннан Ходжиева Гөлназ Гали кызы җитәкчелегендә «Гарәп теле дәресләре» түгәрәге эшли башлады.
Ходжиева Гөлназ Гали кызы мәктәпне тәмамлагач, Чаллыда "Тәнзилә" мәдрәсәсендә махсус белем ала һәм укуын педагогия институтында дәвам итә. Түгәрәктә гарәп телен өйрәнергә теләге булган 6 -11 сыйныф укучылары шөгыльләнәләр. Балалар гарәп халкының гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре, әхлак кагыйдәләре, ислам мәдәнияты белән тирәнтен танышалар. Дәресләр бик кызыклы һәм җанлы оештырыла, лекция, практикум, проект эше яклау, очрашу-әңгәмә, экскурсия, кичә һәм башка формаларда үткәрелә.
Үткән атнада "Гарәпчә мин нәрсәгә өйрәндем" дигән темага түгәрәк утырышы булды. Балалар гарәп теленең матурлыгы, кирәклеге турында сөйләделәр. Гарәп илләренә багышлап рефератлар, презентацияләр якладылар. Гарәпчә сөйләшеп гарәп теленең яңгырашлы, матур тел икәнлеген белделәр. Утырыш ахырында укытучы балаларга "Беренче уку елын уңышлы тәмамлаган өчен" дигән сертификатлар тапшырды.
"Гарәп теле дәресләре" түгәрәге үзенең эшен алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев